Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде

2026 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды. 

Конкурска республиканың 45 муниципаль берәмлегеннән 300гә якын гариза килгән. Нәтиҗәләр буенча «Хатын-кыз - ана», «Хатын-кыз – ел үрнәге», «Хатын-кыз – лидер», «Минем язмышым – минем һөнәрем», «Ир-ат – игелекле йөрәк», «Өченче яшь героинясы», «Хатын-кыз -мәдәният һәм рухият», «Хатын-кыз - бизнес-леди», «Хатын-кыз - галим», «Ир-ат - лидер» номинацияләрендә 41 җиңүче билгеләнде. 

Алексей Песошин чарада катнашучыларны якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады. "Бу көнне бөтен дөнья ачык төсләр белән чәчәк ата. Без сезнең матурлыгыгызга һәм талантларыгызга сокланабыз. Ел саен үткәрелә торган „Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын – кыз карашы“, „Татарстан хатын-кызлары“ иҗтимагый оешмасы инициативасы белән үткәрелә торган бу сезнең җәмгыять тормышындагы күпкырлы ролегезне тану», - дип билгеләп үтте ТР Хөкүмәте башлыгы. 

Ул ассызыклаганча, Татарстанда яшәүче хатын-кызлар тормышның барлык өлкәләрендә дә актив катнашалар. "Сез - мәхәббәт, игелек, аналык һәм иҗат дөньясы. Кадерле хатын-кызлар, сезгә энергиягез, энтузиазмыгыз, эчке көчегез һәм илһамыгыз өчен рәхмәт белдерәбез. Сез – безнең бәһасез байлыгыбыз. Бәйрәм белән! Бәхетле булыгыз!"- диде Алексей Песошин. 

Аннары ул конкурста «Хатын-кыз-ана» номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләде. Алар - сигез бала анасы Алинә Гатина (Азнакай районы), биш бала анасы Анна Борисова (Аксубай районы), өч бала анасы Вера Портнова (Чүпрәле районы), сигез бала анасы Венера Зыятдинова (Кама Тамагы районы), алты бала анасы Оксана Сидорова (Яңа Чишмә районы) һәм тугыз бала анасы Татьяна Клименко (Тукай районы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International