Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Татарстан Митрополиты Анастасиийны архиереягә хезмәт итүенең егерме еллыгы белән котлады

2013 елның 11 декабре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Рус ПРавославие Чиркәвенең Татарстан митрополиясенең Казан һәм Татарстан Митрополиты Анастасиийга хөкүмәт телеграммасы җибәрде.

“Хөрмәтле Высокопреосвященство! Сезне чын күңелемнән архиереягә хезмәт итүегезнең егерме еллыгы белән котлыйм, бу Сезнең өчен генә түгел, Казан епархиясе һәм Татарстан митрополиясе өчен дә, безенең республика өчен дә мөһим дата, – диелә телеграммада. – Сезнең Казанскую епархиясен Русьны чукындыруның мең еллыгында, дини оешмалар һәм дәүләт арасындагы мөнәсәбәтләрдә борылыш булган елларда җитәкчеләвегез бик символик һәм Сез регионда чиркәү структурасын ныгытуда һәм киңәйтүдә күп эшләр башкардыгыз, дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар арасындагы социаль партнерлык, башка конфессияләр вәкилләре белән конструктив хезмәттәшлек үсешенә зур өлеш керттегез.

Армый-талмый чиркәүгә хезмәт итүгез Сезгә татарстанлыларның зур ихтирамын яуларга ярдәм итте. Сезгә сау-сәламәт өметле озын гомер кичерергә язсын, шулай ук олы һәм җаваплы миссиягезне башкаруда уңышлар телим.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов”.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International