Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүче чараларның төп бурычы - кеше тормышын саклау. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм ТР буенча ЭЭМ коллегиясенең "Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында" Татарстан Республикасы Президентының Указын гамәлгә ашыруның барышы хакында" дип аталган уртак утырышта белдерде.
Чара ТР Хөкүмәт Йортында видеоконференцэлемтә режимында республиканың бөтен муниципаль районнары белән узды. Утырыш шулай ук on-line режимда интернет челтәре аша трансляцияләнде (www.prav.tatarstan.ru).
Утырышны ТР Премьер-министры Илдар Халиков алып барды, утырыш эшендә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР буенча ЭЭМ башлыгы Артем Хохорин, ТР Министрлар Кабинеты әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү - бүгенге көндә бөтен регионнар, ил өчен мөһим тема, дип белдерде утырышта ясаган чыгышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, гомумән республика ТРда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча өстәмә чаралар кысаларында прогнозланган саннарга чыкмады. Республика юлларында хезмәт яшендәге кешеләр, балалар бик күп санда һәлак була, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов, моннан тыш әле җәяүлеләрне таптау саны да бик зур.
Татарстан Президенты фикеренчә, беренче чиратта тизлек режимына игътибар итәргә кирәк. Мин бу темага бәхәсләшкән кешеләрне аңламыйм, дип әйтте ул, машинада барганда, күпмегә генә тизлекне арттырсаң да - 5, 10, 20 км булса да - бу тормоз юлының артуына китерә. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, тизлек артуы юл һәлакәтләре санының артуына китерә. Юлда тизлекне чикләү кирәк, дип саный ул, бу бүгенгә - юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүдә төп мәсьәлә.
Икенче мәсьәлә - машина йөртү культурасы, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, каршы юлга чыгу очраклары ешаю. Гомумән бу автомобиль йөртүчеләрнең начар әзерлеге аркасында була.
Өченчедән, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, җәяүлеләрне таптаган машина йөртүчеләргә карата кискен карашта булырга кирәк. Без машиналар түгел, ә кешеләр турында уйларга тиеш, дип белдерде ул, шәһәр кешеләргә хезмәт итәргәш тиеш. Ул Нью-Йоркның Транспорт һәм үсеш институты президенты Энрике Пеньялоса укыган лекциянең бу мәсьәләдә файдалы булуын билгеләп үтте.
Бүген автомобиль - кешеләргә куркыныч янаучы, һәм без бу куркынычны регламентларга тиеш, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Алкогольдән яисә наркотиклардан исерек килеш машинада йөртүчеләргә килсәк, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, аларның исләре дә рульдә булырга тиеш түгел. Ул интернетта мондый кешеләрнең фамилияләре, машиналарының номерлары теркәлгән сайт ачырга тәкъдим итте. Бәлки, мондый көрәш ысулы нәҗәле булыр, дип әйтте ТР Президенты, алар башкаларга куркыныч яныйлар, алар белән көрәшергә кирәк - шул исәптән җәмгыйятьтә кискен караш аша да. Бигрәк тә республика Президенты исерек килеш машина йөртүче, ә аннан акча түләп транспорт чарасын йөртүгә хокук документын катарырга теләгән автомобиль йөртүчеләргә карата тискәре мөнәсәбәтен белдерде.
Без юлдагы торышны контрольдә тотуны кулдан җибәрәбез, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Гомумән бу мәсьәләдә комплекслы эш итү кирәк, бу ЮХИДИ эше генә түгел, юл хезмәтләре, мәгариф учреждениеләре, шәһәр һәм районнар администрацияләре эше дә. Бүген тыныч кына юлларда һәлак булганнар саны артуга карап булмый, дип белдерде Татарстан Президенты, без кешеләр тормышын саклап калырга тырышырга тиешбез.