Илдар Халиков: “50 иң яхшы инновацион идея” конкурсы ышаныч яулады”

2013 елның 11 декабре, чәршәмбе
“Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея” еллык конкурсында катнашучыларның һәм бизнесның бу конкурска кызыксынуы арта баруы, конкурс уздырылган елларда аның ышаныч яулавын белдерә. Бу хакта бүген конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасы барышында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков хәбәр итте.

“Татарстан өчен 50 иң яхшы инновацион идея” конкурсы ТР Инвестиция-венчур фонды тарафыннан уздырыла. Быел җиңүчеләр һәм лауреатлар 8 номинациядә билгеләнде. Шулай ук үз призларын конкурсның “Ак барс Банк”, “Татнефтехиминвест-холдинг”, “Связьинвестнефтехим” кебек партнерлары да әзерләгән иде.

Илдар Халиков тантаналы бүләкләү чарасында чыгыш ясап, ел азагында конкурска йомгак ясау яхшы гадәткә әйләнде, диде. “Быел конкурска якынча мең ярым кеше заявка бирде. Бу, конкурста һәркемнең катнаша алуына ышаныч булуы турында сөйли. Идеяләрнең сыйфаты арта, шулай ук федераль партнерлар, бизнес тарафыннан да кызыксыну үсә”,- дип белдерде Татарстан Хөкүмәте башлыгы.

“Сезнең үзегезне һәм үз идеяләрегезне гамәлгә ашыру мөмкинлеге булуына шатмын”, - дип мөрәҗәгать итте Илдар Халиков конкурс лауреатларына һәм аларны котлады.

Илдар Халиков “Перспектива” номинациясе лауреатларына һәм җиңүчеләренә бүләкләр тапшырды. Номинациядә гомуми белем бирү мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары, югары уку йортларының 1-2 курс, башлангыч һәм урта махсус уку йортлары студентлары катнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International