Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр

2026 елның 18 марты, чәршәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде.

Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.

Муниципаль берәмлекләр гадәттәгечә комиссия утырышында видеоконференцэлемтә режимында катнаштылар.

Рөстәм Нигъмәтуллин билгеләп үткәнчә, язгы ташу буенча фаразлар борчу тудыра. Чөнки көчле су басу ихтималы зур - кыш буе яуган явым-төшем күләме климат күрсәткечләреннән артып киткән.

Үткән еллардагы язгы ташулар гидротехник корылмаларның торышы канәгатьләнерлек булмау, елгалар суларын чистарту һәм тугайларын турайту буенча чаралар үткәрү зарурлыгы, ярларны ныгыту һәм тирәнәйтү эшләренә бәйле проблемалы мәсьәләләрнең булуын ачыклады.

Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының быелның 2 һәм 3 февралендәге күрсәтмәләре белән барлык дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәлләр комиссияләренә, шулай ук җирле үзидарә органнарына һәм оешмаларга язгы ташуга бәйле мөмкин булган гадәттән тыш хәлләрне кисәтүгә һәм нәтиҗәләрен киметүгә юнәлдерелгән оештыру-гамәли һәм контроль чаралар комплексын үтәүне тәэмин итәргә кушылды.

Рөстәм Нигъмәтуллин искәрткәнчә, язгы ташуның начар сценарие булуы ихтимал. Ул вакытта су басу зонасына 39 муниципаль берәмлектәге 218 торак пункт; 5 700 торак йорт, 9 социаль әһәмияткә ия объект; 55 автомобиль юлы участогы һәм 28 автомобиль күпере эләгергә мөмкин.

Шуңа күрә, фаразлар начар булганга күрә, муниципаль районнарга югары әзерлек режимына күчәргә кирәк булачак, су баскан очракта – кичекмәстән гадәттән тыш хәл режимына.

Утырышта язгы ташу башланганчы башкарылырга тиешле бурычлар билгеләнде.

Татарстан Республикасы территориясендә язгы ташу үсеше фаразлары турында «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ башлыгы Сергей Захаров сөйләде.

«РСЧС территориаль ярдәмче системасының кар суларын үткәрү чараларын гамәлгә ашыруга һәм язгы ташу вәзгыятенең начараюына бәйле мөмкин булган гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм нәтиҗәләрен киметү чараларына әзерлеге турында» нотык белән Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко чыгыш ясады.

Ачыклау максатыннан бирелгән сорауларга Казан, Кайбыч, Кукмара муниципаль районнары һәм шәһәр округлары вәкилләре җавап бирде.

Рөстәм Нигъмәтуллин түбәндәге мәсьәләләргә аерым игътибар бирде. Ул ассызыклаганча, язгы ташу чорына алдан әзерләнергә кирәк. Су объектларында булган агач өемнәрен вакытында табарга һәм бетерергә, чүп-чарны җыярга, үткәргеч торбаларны һәм коллекторларны тикшерергә кирәк. Мондый эш системалы характерда булырга тиеш.

Язгы ташуга каршы чараларда катнашкан барлык җаваплы затларга сулыкларда су биеклегенең тирбәлешенә тәүлек саен мониторинг алып барырга кушылды.

Рөстәм Нигъмәтуллин шулай ук язгы ташуга әзерлек чорында финанс һәм матди ресурслар запасларын төгәлләштерергә, бозлар тыгылып яту мөмкин булган елга участокларында бозларны йомшарту (бозларны кисү яки каралту) буенча эшләр башкарырга, су басуга дучар булган зоналарда халыкка хәбәр итү өчен сөйләм җайланмаларының эшләвен тикшерергә кушты.

Белешмә өчен:

Искәртәбез, кичә, 17 мартта, Түбән Новгородта Идел буе федераль округында Халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышы булды. Утырыш видеоконференция форматында Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Паньшин җитәкчелегендә узды. Төп тема - төбәкләрнең язгы ташу һәм янгын куркынычы булган чорга әзерлеге.

Утырышта Татарстаннан Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамов һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International