Татарcтан Россия Федерациясе Оборона министрлыгы, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле арасындагы “Кадет корпусына шефлык ярдәме күрсәтү буенча хезмәттәшлек турында” килешүгә имза салды

2013 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Мәскәүдә Россия Федерациясе Оборона министрлыгы, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле, Татарстан Республикасы, Бшкортостан Республикасы һәм Удмуртия Республикасы арасындагы “Кадет корпусына шефлык ярдәме күрсәтү буенча хезмәттәшлек турында” килешүгә имза салынды.

Документка имзаларны Россия Федерациясе Оборона министры Сергей Шойгу, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Башкортостан Республикасы Президенты Рөстәм Хәмитов Һәм Удмуртия Республикасы Президенты Александр Волков салды.

Сергей Шойгу сәламләү сүзендә ассызыклаганча, бүген ил җитәкчелеге яшь буынны патриотик тәрбияләүгә зур игътибар бирә. “Россия Федерациясе субъектларында, өлкәләрдә һәм республикаларда яңа кадет корпуслары төзелә, - диде ул.

РФ Оборона министрлыгы бүген имзаланган Килешү кысаларында кадет корпусларына техника, хәрби мөлкәт, югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүдә, Оборона министрлыгы югары уку йортларына керүдә ярдәм күрсәтәчәк.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов шулай ук яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүнең мөһимлеген ассызыклады. Ул, аерым алганда, хәбәр иткәнчә, Татарстанда 12 кадет интернат мәктәбе, 5 кадет мәктәбе эшләп килә, аларда биш меңнән артык бала тәрбияләнә. Еш кына мондый учреждениеләрдә катлаулы һәм тулы булмаган гаилә балалары белем ала, бу регионга социаль мәсьәләләрне дә хәл итәргә ярдәм итә. “Ышандырып әйтә алам, Түбән Камада кадет мәктәбе шушы системаның лаеклы чылбыры булачак”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Үз чиратында, Удмуртия Республикасы Президенты Александр Волков Сергей Шойгуга Удмуртиядә кадет мәктәбеннән тыш, ДОСААФ ярдәмендә Патриотик тәрбия үзәге ачылганлыгы турында сөйләде. Бу үзәктә фәнни-техник дәресләр өчен шартлар тудырылган, уку һәм спорт сыйныфлар җиһазландырылган, аларда 120 өлкән сыйныф укучысы шөгыльләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International