Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Россия Федерациясе Федераль Собраниесенә еллык юлламасын укыды. Тантана Зур Кремль Сараеның Георгий залында узды.
Чарада Россия Федерациясе Федераль Собраниесе әгъзалары, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, Россия Хөкүмәте әгъзалары, Конституцион, Югары, Арбитраж судлар җитәкчеләре, федерация субъектларының закон чыгару җыелышлары рәисләре, губернаторлар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, эре массакүләм мәгълүмат чараларының җитәкчеләре катнашты.
Быел Юллама Россия Федерациясе Конституциясенә 20 ел тулган көнне укылды. Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Россия Федерациясе Президентының Россия Федерациясе Федераль Собраниесенә еллык юлламасы тексты белән РФ Президентының рәсми сайтында танышып була - http://www.kremlin.ru/news/19825