Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин Татарстан Республикасында халыктан торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүләр җыю статистикасын һәм предприятие һәм оешмаларның түләү дисциплинасы буенча мәгълүматларны китерде.
Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты. Шимбә киңәшмәсе гадәттәгечә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Дамир Шәйдуллин хәбәр иткәнчә, соңгы елларда ТКХ өчен халыкның түләү дисциплинасын мониторинглау күрсәткәнчә, ел башында түләүләрнең аз җыела, икенче яртыеллыкта арта. Әйтик, халыкның торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүләрне җыю дәрәҗәсе республика буенча 2026 елның февралендә узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 0,9%ка кимегән һәм 95,1% тәшкил итә.
2026 елның гыйнвар-февраль айларында Татарстан буенча халыктан түләүләр килү дәрәҗәсе уртача 95% тәшкил итә. Бу узган ел күрсәткеченнән 0,8%ка азрк. Уртача еллык дәрәҗә 99,1% тәшкил итте, бу узган ел дәрәҗәсенә туры килә диярлек.
Электрон форматта башкарылган түләүләр өлеше гомуми күләмдә 81,7% ка җиткән.
2026 елның 1 мартына газ өчен срогы чыккан бурыч суммасы 244 млн сумнан артык тәшкил иткән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6 млн сумга диярлек кимү күзәтелә.
Кулланылган электр энергиясе өлешендә бер ел эчендә бурыч суммасының 1,5 млн сумнан артыгракка кимүе теркәлә. Быелның 1 мартына бурычларның гомуми суммасы 28 млн сум тирәсе тәшкил итә.
Идарәче компанияләрнең җылылык энергиясе өчен «Татэнерго» АҖгә бурычы 1 мартка 61 млн 308 мең сумга арткан һәм 282 млн 665 мең сум тәшкил итә.