Татарстанда 1 апрельдә санитар-экологик ике айлык башлана

2026 елның 28 марты, шимбә

Татарстан Республикасында 2026 елда республика үзәк өмәсе 25 апрельдә узачак. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә ТР экология һәм табигый байлыклар министры Азат Җиһаншин хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты. Шимбә киңәшмәсе гадәттәгечә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Татарстан Республикасы Экология министрлыгы башлыгы республика өмәсен үткәрү урыны турында өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәген әйтте - локация татарстанлыларның фикерен исәпкә алып сайланачак.

Азат Җиһаншин хәбәр иткәнчә, 1 апрельдән республикада санитар-экологик ике айлык башлана. Барлык табигатьне саклау ведомстволары һәм муниципаль районнар кыштан соң территорияләрне чистарту буенча көчәйтелгән эш режимына күчәләр. Бу барыннан да элек чүплекләрне бетерү һәм җәмәгать киңлекләрентөзекләндерү.

Санитар-экологик ике айлык - ул безнең уртак колачлы һәм җайга салынган эшебез, диде министр. Ул ассызыклаганча, табигатьне саклау законнарын бозуларны ачыклау буенча эшне көчәйтергә кирәк. Тагын бер мөһим бурыч - санкцияләнмәгән чүплекләр барлыкка килүне булдырмау.

Якындагы зур чаралар турында сөйләгәндә, Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры аларның берсе - «Экояз» традицион конкурсы булуын билгеләп үтте. Конкурс 1 апрельдә санитар-экологик ике айлыкка ярдәм йөзеннән старт ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International