Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы рус теле буенча комиссия утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Ләйлә Фазлыева үткәрде.
Катнашучылар республикада рус теленә ярдәм итү һәм үстерүнең төп мәсьәләләрен, яңа белем бирү инициативаларын да кертеп, карадылар, рус әдәбиятын популярлаштыру программалары һәм тел мирасын саклау чаралары турында фикер алыштылар.
Нәфис укуны үстерү һәм рус әдәбиятын популярлаштыру буенча «Сәнгатьле уку программалары» бөтенроссия программасын гамәлгә ашыру турында «Белем» Россия җәмгыяте филиалы директоры Алексей Зиновьев сөйләде.
ТР яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Владислав Усанов 2026 елда рус теле буенча тоталь диктант оештыру һәм уздыру турында хәбәр итте.
КФУның Тышкы элемтәләр департаменты директоры Ольга Вершинина чит ил студентлары өчен «Россия белән илһамланганнар» конкурсын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Рус телен яклау, аңа ярдәм итү һәм үстерү буенча чаралар комплексы турында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова сөйләде.
Татарстан Республикасы Рәисе каршында рус теле буенча комиссия 2022 елда төзелгән. Төп бурычлар арасында: рус телен өйрәнүнең һәм сөйләм культурасын күтәрүнең иң яхшы практикаларын, методикаларын һәм технологияләрен өйрәнү һәм гомумиләштерү, халык авыз иҗатын өйрәнү һәм саклауга бәйле перспектив юнәлешләргә һәм проектларга ярдәм итү чараларын башлап җибәрү, рус теле турындагы белемнәрне популярлаштыруга ярдәм итү һ. б.