Татарстан Премьер - министры Алексей Песошин һәм Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Казан дәүләт медицина университеты коллективына яңа ректор вазыйфаларын башкаручыны - Айрат Фәрраховны тәкъдим иттеләр.
Михаил Мурашко ассызыклаганча, КДМУ бүген хаклы рәвештә илдә иң хөрмәтлеләрнең берсе санала. "Айрат Зәки улы рәсми рәвештә ректор вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде. Ул тәҗрибәле җитәкче, төбәкне, идарә итү системасын һәм норматив-хокукый җайга салуны яхшы белә, мәгариф тармагы алдында торган бурычларны тирәнтен аңлый. Ышанам ки, аның җитәкчелегендә университет ирешелгән позицияләрен саклап калачак һәм, ниһаять, үсешен дәвам итәчәк», - диде Россия Сәламәтлек саклау министры.
Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, Казан медицина мәктәбе Татарстанда гына түгел, Россиядә дә киң танылган һәм дистә еллар дәвамында ил өчен медицина кадрлары әзерләүгә сизелерлек өлеш кертә. "Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәмендә университет колачлы белем бирү программасын гамәлгә ашыра һәм ел саен 800дән артык белгеч чыгара, аларны әзерләүне югары квалификацияле профессорлар һәм укытучылар тәэмин итә", - диде Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы.
Ул билгеләп үткәнчә, Айрат Фәррахов Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаган. "Аның бөтен һөнәри юлы Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау тармагы белән тыгыз бәйле. Үзе укып чыккан уку йортын аның тарихын һәм потенциалын тирәнтен аңлаучы кеше җитәкләгәндә бу бигрәк тә кыйммәтле. Ышанам ки, медицинаның төбәк һәм гомумдәүләт бурычларын тирәнтен аңлау, һөнәри белемнәр университетның яңа казанышлары өчен ныклы нигез булачак», - дип ассызыклады Татарстан Премьер-министры.
Алексей Песошин Айрат Фәрраховны җаваплы вазыйфага билгеләнүе белән котлады, аңа билгеләнгән барлык планнарның һәм бурычларның уңышлы үтәлүен теләде. "Ышанам ки, Сезнең җитәкчелектә КДМУ, иң югары квалификацияле медицина белгечләре әзерләүне дәвам итеп, үзенең алдынгы позицияләрен саклап калачак һәм арттырачак", - дип мөрәҗәгать итте ул яңа ректор вазыйфаларын башкаручыга.
Айрат Фәррахов үзенең җавап сүзендә ышаныч белдергәннәре өчен барысына да рәхмәт әйтте. "Бу бик зур дәрәҗә һәм зур җаваплылык. Аңлыйм, университет - ул барыннан да элек кешеләр, күренекле галимнәр, талантлы педагоглар, битараф булмаган хезмәткәрләр һәм, ниһаять, студентлар, алар өчен болар барысы да бар. Минем бурычым - сез үзегезнең эш һәм уку урыны белән горурлана алсын өчен мөмкин булганның барысын да эшләү», - диде ул.
Очрашуда шулай ук узган елның сентябреннән югары уку йорты ректоры вазыйфаларын башкарган Диана Габделганиеваның да казанышларын билгеләп үттеләр.
Белешмә өчен:
Айрат Зәки улы Фәррахов 1968 елда Татарстанның Әгерҗе шәһәрендә табиб һәм укытучы гаиләсендә туа. 1986-1988 елларда СССР Кораллы көчләрендә чакырылыш буенча хезмәт итә. 1993 елда Казан дәүләт медицина институтын яхшы билгеләргә тәмамлый. 1993-1995 елларда Республика клиник хастаханәсендә хирургия буенча клиник ординатура уза. 1995-1997 елларда - Республика клиник хастаханәсенең эндоскопик хирургия, абдоминаль хирургия бүлеге табибы. 1997-2012 елларда - Казан дәүләт медицина университетының хирургия авырулары кафедрасы ассистенты, доценты. 1996 елда идарәче кадрлар әзерләү буенча Президент программасы (финанс менеджменты) буенча укулар уза. 2002 елда Республика клиник хастаханәсенең баш табибы урынбасары итеп билгеләнә. 2006 елда Казан Башкарма комитетының Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы була.
2007 елдан 2013 елга кадәр Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкара. 2013 елның сентябрендә Россия Сәламәтлек саклау министры урынбасары итеп билгеләнә, ә 2014 елның июнендә - Россия Финанс министры урынбасары. 2016 елда Дәүләт Думасына депутат итеп сайлана. Гыйльми дәрәҗәсе - медицина фәннәре докторы һәм доцент, шулай ук Татарстан Республикасының Атказанган табибы мактаулы исеме бар. «Милли медицина палатасы» вице-президенты булып тора.