Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
"Кадерле татарстанлылар! Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне Космонавтика көне - кеше кыюлыгы, фәнни даһилык һәм йолдызларга тыелгысыз омтылыш бәйрәме белән котлыйм.
1961 елның 12 апреле дөнья тарихына совет фәне һәм инженер фикере триумфы көне буларак мәңгегә кереп калды. Юрий Гагаринның очышы кешелеккә йолдызларга юл ачты һәм бөтен дөньяга илебезнең куәтен күрсәтте.
Татарстан Республикасы илебез космонавтикасы үсешенә зур өлеш кертте. Бүген дә республика предприятиеләре, инженерлары һәм галимнәре космосны беренчеләрдән булып ачучылар эшен дәвам итәләр, космос өлкәсендә кулланыла торган инновацион технологияләрне эшлиләр.
Космонавтика көне - ул үткән казанышларга хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә киләчәккә караш та. Яңа горизонтларга омтылу, кыю фикер йөртү һәм катлаулы мәсьәләләрне хәл итүгә иҗади якын килү һәрвакыт республика халкының үзенчәлекле билгеләре булып калсын.
Татарстанның барлык халкына сәламәтлек, уңышлар һәм Галәмне яулауда яңа биеклекләр телим».