Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Марат Әхмәтов: Без 2014 нче елдан авыл хуҗалыгы техникасын алу программасын “60% ка 40%” схемасы буенча ныклап гамәлгә ашырырга телибез
2013 елның 14 декабре, шимбә
Татарстан Республикасында 2014 нче елдан авыл хуҗалыгы техникасын яңарту турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.
Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында булды, аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
Бүген авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең 15 меңнән артык тракторы, 5 мең йөк ташу машинасы, 4,5 меңнән артык төрле комбайн һәм авыл хуҗалыгы техникасы бар, дип хәбәр итте Марат Әхмәтов. Шул ук вакытта техниканың күбесе 10 елдан артык кулланыла һәм яңартуны таләп итә. Федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү буенча төрле программалар 2006 нчы елдан техниканың бер өлешен яңартырга мөмкинлек бирде.
Марат Әхмәтов белдергәнчә, республика «Росагролизинг» белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Лизинг шартлары кабул итәрлек, - диде ул.
Без 2014 нче елдан авыл хуҗалыгы техникасын алу программасын ныклап гамәлгә ашырырга телибез, - диде министр. Программа 3 елга исәпләнгән. Ел саен “60% ка 40%” схемасы буенча техника алуга 2 млрд.сум бүлеп бирү планлаштырыла. 40% ын ТР Хөкүмәте бүлеп бирәчәк, калган 60% ын авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре бирергә тиеш була.Мондый схема ел саен 5-6 млрд.сумлык яңа авыл хуҗалыгы машиналарын алырга мөмкинлек бирер, дип көтелә.
Марат Әхмәтов шулай ук хәбәр иткәнчә, газ ягулыгында эшли торган техника алуга лимитсыз субсидия биреләчәк. Бәлкем, мондый төр техникага федераль бюджеттан да субсидия бирелер.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз