Алексей Песошин: Безнең республикада территорияләрне үстерүгә һәм җирле үзидарәне камилләштерүгә зур игътибар бирелә

2026 елның 18 апреле, шимбә

Бүген Казанда «Корстон» КСККда Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм республиканың җирле үзидарә вәкилләре катнашты. 

Татарстанның муниципаль җәмәгатьчелеге - идарәчеләр, хезмәткәрләр һәм җәмәгать эшлеклеләренең зур, бердәм командасы. Аның составында 7,5 меңнән артык вәкиллекле орган депутаты һәм 6,3 меңнән артык муниципаль хезмәткәр, 914 муниципаль берәмлек башлыгы, территориаль иҗтимагый үзидарә советларының 522 активисты, шулай ук социаль өлкә, торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре бар, алар тормыш эшчәнлеге мәсьәләләрен урыннарда хәл итәләр.

Алексей Песошин җирле үзидарә органнарының барлык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, быел Татарстан Республикасында җирле үзидарәнең 20 еллыгыбилгеләп үтелә. «Бүген бирегә төрле елларда, үз чорының барлык авырлыкларына карамастан, үз өсләренә җаваплылык алган һәм шәһәрләребезне һәм районнарыбызны, авылларыбызны һәм бистәләребезне үстерү, территорияләребезне социаль-икътисадый яктан төзекләндерү һәм гомумән халыкның иминлеген тәэмин итү мәсьәләләрен уңышлы хәл иткән кешеләр җыелды. Бүгенге бәйрәмдә катнашкан ветераннарыбызга аерым рәхмәт сүзләре. Сезнең һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек һәм иң изге теләкләр телим", - диде ТР Премьер-министры. 

Ул ассызыклаганча, гомумдәүләт дәрәҗәсендә җирле үзидарә көнен бәйрәм итү, ил җитәкчелеге һәм шәхсән Президент тарафыннан муниципаль берәмлекләр мәсьәләләренә игътибар итү - бу эшнең әһәмиятен югары бәяләү һәм урыннардагы эшләрнең торышы өчен зур җаваплылык.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, җирле үзидарә илдәге бөтен гавами хакимият системасының тотрыклы нигезен формалаштыра, җитди дәүләт бурычларын гамәлгә ашыруда турыдан-туры катнаша, җәмгыять тормышының иң мөһим мәсьәләләрен хәл итә һәм гражданнарның тормыш сыйфатын турыдан-туры формалаштыра. Конкрет авыл, шәһәр яки район администрациясенең ни дәрәҗәдә уңышлы эшләвенә карап, халык тулаем дәүләтнең нәтиҗәлелеге турында фикер йөртә.

«Безнең республикада территорияләрне үстерүгә һәм җирле үзидарәне камилләштерүгә зур игътибар бирелә.

Гамәлдәге дәүләт программалары, барыннан да элек, муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисадый һәм инфраструктура бурычларын хәл итүгә юнәлдерелгән. Барлык заманча проблемаларга карамастан, безнең тарафтан икътисад тармакларына, шул исәптән кече һәм урта бизнеска, социаль өлкә объектларын төзү һәм модернизацияләү, юл һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә программаларны гамәлгә ашыру дәвам итә», - дип билгеләп үтте Татарстан Хөкүмәте башлыгы.

Алексей Песошин сүзләренчә, җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген алга таба да арттыру өстенлекле бурычларның берсе булып кала. Урыннарда кадрларның һөнәри күнекмәләрен камилләштерү һәм квалификациясен күтәрү, муниципаль дәрәҗәдә алдынгы эш тәҗрибәсен стимуллаштыру, җирле үзидарә органнарының матди-техник базасын ныгыту, шул исәптән җирлекләрнең башкарма комитетлары биналарын яңарту, шулай ук муниципалитетларны транспорт чаралары белән тәэмин итү чаралары нәкъ менә шуңа юнәлдерелгән. Алексей Песошин «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең республикада җирле үзидарә үсешенә керткән зур өлешен билгеләп үтте.

"Бу ел безнең илдә Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителде. Гореф-гадәтләрнең, традицияләрнең, телләрнең уникаль күптөрлелеге - безнең уртак кыйммәтле мирасыбыз, без аның белән чын күңелдән горурланабыз. Безнең алда иң мөһим бурычлар милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту, Россиянең һәр халкының традицион кыйммәтләрен һәм үзенчәлеген саклау булды һәм шулай булып кала да" ,- дип ассызыклады республика Премьер-министры. 

Ул билгеләп үткәнчә, бүген махсус хәрби операциядә катнашучылар чын милләтара бердәмлек һәм сугышчан туганлыкның ачык мисалын күрсәтә. Республикада 2026 ел Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде. Әлеге карар Ватанны саклаучыларның һәм тыл хезмәтчәннәренең барлык буыннарына тирән хөрмәт йөзеннән, тарихи хәтерне саклау һәм гражданнар теләктәшлеген ныгыту максатында кабул ителде.

"Бүген безнең барыбыз өчен дә төп чакыру – махсус хәрби операциядә җиңүне тәэмин итү. Урыннарда сезнең турыдан-туры җитәкчелектә хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү, хәрби частьләргә һәм шефлыктагы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә гуманитар ярдәм күрсәтү буенча зур эш алып барыла. Сезнең күбегез шәхсән МХО зонасына гуманитар конвойлар алып барды. Сезгә һәм муниципаль берәмлекләрнең барлык депутатлар корпусына МХОдә катнашучыларга һәм МХО ветераннарына даими ярдәм күрсәткәннәре һәм аларның гаиләләренә игътибарлары өчен рәхмәт», - дип мөрәҗәгать итте Алексей Песошин чарада катнашучыларга. 

ТР Премьер-министры МХО ветераннарын тыныч тормышка җайлаштыруны мөһим бурычларның берсе дип атады. Узган елның сентябрендә узган муниципаль сайлауларда 113 ветеран һәм МХОдә катнашучы җирле үзидарә депутаты итеп сайланды.

Аннары Татарстан Премьер-министры дәүләт бүләкләрен тапшырды, шулай ук шәһәр һәм район башкарма комитетларына хезмәт автомобильләрен алуга сертификат тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International