Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында хокук тәртибен тәэмин итү буенча Координация советы утырышын уздырды

2013 елның 14 декабре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында хокук тәртибен тәэмин итү буенча Координация советы утырышын уздырды.

Хокук саклау органнары җитәкчеләре агымдагы оператив вәзгыять, Татарстан Республикасы территорияседә кылынган резонанс җинаятьләрне, шул исәптән гыйбадәт кылу корылмаларына ут төртүләргә бәйле җинаятьләрне тикшерү барышы турында сөйләделәр.

Татарстан Президентына иректән мәхрүм итү урыннарындагы эшләрнең торышы, коррупциягә каршы уздырыла торган гамәлләр турындагы мәгълүмат җиткерделәр.

Моннан тыш, Россия Федарациясе субьектларының берсе буларак, Татарстан Республикасында миграцион законнар үтәлешенең торышы хакында сөйләделәр.

Рөстәм Миңнехановка шулай ук Түбән Камада террорчылык актлары әзерләүгә бәйле затларны тоткарлау турында җиткерделәр. Утырыш барышында хәбәр ителгәнчә, тикшерүчеләрнең шушы тоткарланган затларның хокукка каршы гамәлләр кылуына төпле дәлилләре бар.

Утырышта муниципаль хакимият органнарының һәм Татарстан Республикасы ГХМ бүлекчәләренең яңа ел бәйрәме көннәрендә җәмәгать тәртибен һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә әзерлеге мәсьәләләре буенча фикер алышынды.

Татарстан Президенты республика территориясендә иминлекне тәэмин итү буенча хокук саклау органнары эшен көчәйтү буенча тиешле йөкләмәләр бирде. Исегезгә төшерәбез, Координация советының мондый утырышлары атна саен хокук саклау структуралары җитәкчеләре белән уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International