Рөстәм Миңнеханов РФдә Люксембургның илчесе белән очрашты

2013 елның 16 декабре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядә Люксембургның Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Пьер Ферринг белән очрашты. ТР Хөкүмәт Йортында узган очрашуда шулай ук ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров катнаштылар.

Рөстәм Миңнеханов Люксембург Пьер Ферринг йөзендә Люксембург җитәкчелегенә, былтыр республикага Премьер-министр җитәкчелегендә Бөек герцоглыкның бизнес-делегациясе килүен искәртеп, Татарстанга игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.

Бүгенге очрашу барышында катнашучылар Татарстан белән Люксембург хезмәттәшлеге мәсьәләләре, перспектив юнәлешләре турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International