Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков “Татспиртпром” ААҖ Директорлар советы утырышын уздырды
2013 елның 16 декабре, дүшәмбе
Бүген Казанда ТР Хөкүмәте Йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Татспиртпром” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Көн үзәгендәге төп мәсьәләләр - 2013 елның 9 аенда “Татспиртпром” ААҖнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре, 2014 елга җәмгыятьнең бюджеты, “Татспиртпром” ААҖнең Энергияне сак куллану программасы, 2014 елга Директорлар советының эш планын раслау турында иде.
Директорлар советы, 2013 елның 9 аенда компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре турында, финанс директоры А. Каюмованың чыгышын тыңлады. 2013 елның 9 аенда алкоголь продукциясен җитештерү күләме, 2012 елның 9 ае белән чагыштырганда, 33% ка арткан һәм 6 226 мең декалитр тәшкил иткән. Җитештерү планы 106% ка үтәлгән. 2013 нче елның 9 аенда филиаллардан һәм “Алкоторг” ҖЧҖ аша сатылган “Татспиртпром” ААҖ продукциясенең гомуми күләме 6058 мең декалитр тәшкил иткән, бу узган ел дәрәҗәсеннән 31% ка югары.
2013 елның 9 аенда “Татспиртпром” ААҖнең спирт заводларында 1537 мең декалитр спирт җитештерелгән. Спирт заводларының җитештерү егәрлекләре 100% ка файдаланылган. Бу спиртның барысы да үз алкоголь продукциясен җитештерү өчен кулланылган.
2013 елның 9 аенда сәнәгать җитештерүе индексы 127% тәшкил итә. 2013 нче елның 9 аенда продукцияне сатудан алынган табыш 46% ка арткан һәм 4,6 млрд сум тәшкил иткән.
2013 елның 9 аенда “Татспиртпром” ААҖ барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 11,2 млрд сум салым һәм җыем күчергән.
2013 елның 9 аенда ТРның консолидацияләнгән бюджетына 3,895 млрд сум күчерелгән.
2013 нче елның 9 аенда чиста табыш 264 млн сум тәшкил иткән.
Директорлар советы 2014 елга “Татспиртпром” ААҖнең бюджетын раслады. 2014 елга “Татспиртпром” ААҖ филиалларыннан һәм “Алкоторг” ҖЧҖ складларыннан 8961 мең декалитр алкоголь продукциясен сату планлаштырылган.
Алкоголь продукциясен җитештерү күләме 8500 мең декалитр тәшкил итәчәк. Спирт заводлары 2208 мең декалитр спирт җитештерергә планлаштыра.
“Татспиртпром” ААҖ барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 19,6 млрд сум салым һәм җыемнар күчерергә планлаштыра. ТР ның консолидацияләнгән бюджетына 6,5 млрд сум күчереләчәк.
Чиста табыш 478 млн. сум күләмендә планлаштырылган.
“Татспиртпром” ААҖ генераль директоры Гиоргий Куприянов “Татспиртпром” ААҖ Энергияне сак куллану программасы турында чыгыш ясады.
Шулай ук утырышта “Татспиртпром” ААҖ Директорлар советының 2014 елга эш планы расланды.
“Татспиртпром” ААҖ матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз