Татарстан Президенты Хантый-Манси автономияле округы Думасы Рәисе белән очрашты

2013 елның 17 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Хантый-Манси автономияле округы Думасы Рәисе Борис Хохряков белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев та катнашты.


Хантый-Манси автономияле округы парламенты делегациясе Татарстанга эш визиты белән килде. Кичә делегация әгъзалары Татарстан Республикасы Дәүләт Советында булдылар, анда парламентара килешүгә имза салынды.


Бүгенге очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Борис Хохряков Россиянең ике әйдәүче регионнары арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Очрашуда катнашучылар федерация субъектлары арасында “горизонталь” багланышларның мөһимлеген һәм зарурлыгын билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International