«Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» ХVII халыкара икътисадый форумында 100дән артык дәүләт вәкиле теркәлде

2026 елның 12 мае, сишәмбе

«Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» ХVII халыкара икътисадый форумына 100дән артык дәүләттән катнашучылар теркәлгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе һәм форумның оештыру комитеты әгъзасы Талия Миңнуллина сөйләде.

Брифинг республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды һәм «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» халыкара икътисадый форумын әзерләүгә һәм уздыруга багышланды.

Искәртәбез, «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» ХVII халыкара икътисадый форумы 12 майдан 17 майга кадәр дәвам итәчәк.

"Бүген бездә теркәлү системасында 100дән артык ил расланган. Хәзер төгәл - 103 ил. Без әлегә төгәл нәтиҗәләр игълан итәргә теләмибез, чөнки чара әле башлана гына. Әмма хәзер үк безнең өчен бу 103 ил – рекорд. Мондый күп санлы вәкилләр һәм югары дәрәҗәле кунаклар беркайчан да булмады", - диде Талия Миңнуллина.

«Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме Казанда 20 еллыгын билгеләп үтәчәк. Төркем вакыйгалары «КазанФорум» XVII халыкара икътисадый форумы программасына кертелгән, дип хәбәр итте брифингта Татарстан Рәисе ярдәмчесе, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе урынбасары Марат Гатин.

"Төркемнең эшлекле программасының төп вакыйгасы ел саен үткәрелә торган пленар утырыш булачак, ул 15 майда Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта узачак. Быелгы утырышның темасы – "Россия белән ислам дөньясы арасында хезмәттәшлек һәм үзара аңлашу нигезе буларак уртак кыйммәтләр", - дип белдерде Марат Гатин.

Мәртәбәле кунаклар арасында: Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, ул Россия Президенты Владимир Путинның мөрәҗәгатен укыячак. Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО), Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ИХО), Ислам мәгариф, фән һәм мәдәният дөньясы оешмасы (ИСЕСКО) вәкилләре катнашыр дип көтелә.

"Төркем линиясе буенча 90лап кешенең катнашуы планлаштырыла, алар арасында 50гә якын федераль һәм 40 чит ил кунагы бар", – диде Марат Гатин.

Искәртәбез, РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкли.

«КазанФорум"да катнашучылар бу колачлы программада юнәлеш алу өчен беренче тапкыр ЯА-ярдәмчегә мөрәҗәгать итә алачак. Бу хакта брифингта " Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе" КБАО генераль директоры Максим Денисов сөйләде.

"Форум партнерларының берсе үз продуктының сервисын сынап карый, ул Телеграмның аерым чат-боты һәм МАКС мессенджеры буенча форум мәйданчыгында ориентлашырга ярдәм итәчәк», – диде спикер.

«КазанФорум"да катнашучылар өчен шулай ук мобиль кушымта эшли. Аннан логин һәм пароль буенча файдаланырга мөмкин, алар бу вакыйгага теркәлгәндә генә бирелә. Бүген форумның мобиль кушымтасы 2 меңнән артык күчереп алынган, дип өстәде Максим Денисов. Кушымта катнашучыларга программа һәм чаралар турында актуаль мәгълүматны реаль вакыт режимында алырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International