Казанга Таҗикстан Республикасы Премьер-министры Кохир Рәсүлзодә килде

2026 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Казанга Таҗикстан Республикасы Премьер-министры Кохир Рәсүлзодә килде.

Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, башка рәсми затлар каршы алды.

Искәртәбез, визитның төп максаты – «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы чараларында катнашу.

Казанда Кохир Рәсүлзодә республиканың рәсми затлары белән очрашыр һәм берничә объектта булыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International