Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Аккредитацияләү буенча федераль хезмәт җитәкчесе Дмитрий Вольвач Хәләл индустрияне үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куйдылар. Чара KazanForum кырларында узды.
Килешү хәләл стандартларга ышанычны тәэмин итү, продукция һәм хезмәт күрсәтүләрнең хәләл таләпләргә туры килүен раслау кагыйдәләрен һәм тәртибен камилләштерү, эчке базарны һәм мөселман илләренә экспортны үстерү өчен уртак проектларда катнашуны күздә тота.
Туры килүне бәяләү органнарын аккредитацияләү мәсьәләләре буенча методик ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән уртак чаралар, семинарлар, курслар, уку программалары һәм башка чараларны да кертеп, яклар вәкилләрен укыту, шул исәптән уртак чаралар планлаштырыла.