Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТРда 544 ягулык станциясендә алынган 1184 мотор ягулыгы үрнәгенең 58е ГОСТ таләпләренә туры килми
2013 елның 17 декабре, сишәмбе
ТРда мотор ягулыгын сатучы 36 станция хуҗасының ягулыгы ГОСТ таләпләренә туры килми. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта “Ягулык-энергетика чыганакларын рациональ куллану белән идарә” ДБУ башлыгы Роберт Гыйләҗев хәбәр итте. Брифинг ТРда мотор ягулыкларының сыйфатын тикшерү буенча айлыкның нәтиҗәләренә багышланды.
Шулай ук бу чарада “УРИТЭР” ДБУ нефть һәм нефть продуктларын рациональ куллануны һәм аларның сыйфатларын тәэмин итү бүлеге башлыгы Андрей Макаров катнашты.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча һәм ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, быел 11 нче ноябрьдән 11 нче декабрьгә кадәр ТРның ягулык станцияләрендә һәм нефть базаларында мотор ягулыкларының сыйфатын тикшерү айлыгы үтте.
ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәгълүматы буенча, ел дәвамында ТРда 2 млн. 251 мең тонна күләмендә төрле төрдәге мотор ягулыгы кулланыла, шул исәптән, бензинның барлык маркасы - 1 млн. 90 мең тонна, дизель ягулыгының барлык маркасы - 1 млн. 171 мең тонна.
АЗС челтәре аша 915 мең тонна күләмендә бензинның барлык маркасы сатыла, дизель ягулыгының барлык маркасы - 500 мең тонна күләмендә.
Хәзерге вакытта ТРда 1016 автомобильне ягулык белән тәэмин итү станциясе бар, нефть базасы – 34.
“703 ягулык станциясендә газ-сыек мотор ягулыгы сатыла, - дип хәбәр итте Роберт Гыйләҗев. – Гамәлдәге норматив документлар һәм техник регламент нигезендә, 2014 нче елның 31 нче декабренә кадәр III класслы мотор ягулыгын сату һәм куллану рөхсәт ителә, бензинда күкертнең күләме 150 мг/кг һәм дизель ягулыгында 350 мг/кг артмаска тиеш”.
Соңыннан “УРИТЭР” ДБУ башлыгы үткән айлыкның нәтиҗәләрен әйтте.
Чара вакытында 528 АЗС һәм 16 нефть базасында сынау өчен ягулык үрнәкләре алынды. “Айлык вакытында 544 объектта сынау өчен 1184 ягулык үрнәге алынды, бензин буенча – 783 һәм дизель ягулыгы буенча – 368, - дип сөйләде Р.Гыйләҗев. – Хәзерге вакытта 1096 үрнәк сынау үтте, аларның 720се – бензин, 368 – дизель ягулыгы”.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, 58 ягулык үрнәгенең кайбер күрсәткечләр буенча ГОСТ таләпләренә туры килмәве ачыкланды, бу сыналган күләмнең 5,3 проценты. Шул исәптән, 31 бензин үрнәге, бу сыналган бензин үрнәкләренең 4,3 процентын тәшкил итә, дизель ягулыгы буенча – 27, бу сынау узган дизель ягулыгы үрнәкләренең 7,3 проценты.
“Бугульманефтепродукт” ААҖ, “Карсар” ҖЧҖ, “Лукойл – Уралнефтепродукт” ҖЧҖ кебек ягулык станцияләре сынау үтмәгән.
“Үткән еллар белән чагыштырганда, ведомство карамагындагы ягулык станцияләрендә җитешсезлекләр кимегән”, - диде Гыйләҗев.
“Татар-Информ” МА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз