Татарстанда 1 млн. 38 мең га, ягъни планнан 61% чәчелгән

2026 елның 16 мае, шимбә

Татарстан Республикасында сабан культураларын чәчү актив фазада бара. Бүгенгә 1 млн. 38 мең га чәчелгән, бу планнан 61%.

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Бүген республикада бөртекле культуралар планнан - 65% (506,5 мең га), шикәр чөгендере – 86% (46 мең га), көнбагыш – 71% (246 мең га), рапс 65% (101 мең га) чәчелгән. Шулай ук 2156 га бәрәңге һәм яшелчә утыртылган.

Муниципаль районнар арасында чәчүне оештыру Тәтеш районында югары дәрәҗәдә, анда планнан 82% чәчелгән, Зәй районында - 79%, Спас һәм Лениногорск районнарында – 76ар%.

Министр билгеләп үткәнчә, республика буенча иң зур сабан чәчү мәйданы – 67 мең гектардан артык, бүгенгә анда 65% чәчелгән.

Ул хәбәр иткәнчә, республика хуҗалыкларында чәчүлекләрне эшкәртү өчен 1200дән артык сиптергеч бар, алар ярдәмендә бер сезонда 4 млн. гектардан артык эшкәртелә.

Бүген республика буенча корткычлардан яклау чаралары 340 мең га мәйданда уздырылган.

Марат Җәббаров терлек азыгы әзерләү техникасының әзерлеге, терлек азыгы саклагычларның торышы һәм әзерлеге, терлек азыгы әзерләү чорына планнар турында хәбәр итте.

Быел авыл хуҗалыгы оешмаларында мөгезле эре терлекләрне азык белән тәэмин итү өчен шартлыча бер башка уртача 40 центнер азык әзерләргә кирәк. Сенаж – 3 млн 200 мең тонна, силос – 3 млн 660 мең тонна, печән – 32 мең тонна.

Авыл хуҗалыгы берәмлекләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, Марат Җәббаров: терлек азыгын вакытында һәм сыйфатлы әзерләү өчен техниканың, сенаж траншеяларының әзерлеген тәэмин итәргә кирәк, дип искәртте.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы киләсе атнада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинарлары башлануын хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International