Рөстәм Миңнеханов ТКХны реформалауга ярдәм фонды генераль директоры Константин Цицин белән очрашты

2013 елның 18 декабре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов ТКХны реформалауга ярдәм фонды генераль директоры Константин Цицин һәм Россия Федерациясе Төзелеш һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Леонид Ставицкий белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм башкалар катнашты.

Яклар киләчәк хезмәттәшлек, төзелеш тармагын үстерү, күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Исегезгә төшерәбез, ТКХны реформалауга ярдәм фонды генераль директоры Константин Цицин Казанга “Күп фатирлы йортларның уртак мөлкәтенә капиталь ремонтның региональ программалары. Региональ операторлар эшен оештыру” семинарының пленар өлешендә (2013 елның 16-18 декабре, “Казан” ДСОК мәйданчыгы) катнашу өчен килгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International