Илдар Халиков дәүләт куркынычсызлыгы органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарны РФ дәүләт куркынычсызлыгы органнары хезмәткәрләре көне белән котлады

2013 елның 20 декабре, җомга
“Хөрмәтле Россия дәүләт куркынычсызлыгы органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары! Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм, диелә котлауда. -Дәүләт куркынычсызлыгы органнары һәрвакыт дәүләт идарәсе системасының мөһим өлеше булды. Сез илнең милли мәнфәгатьләрен яклау, конституцион корылманың, суверенитетның ныклыгын һәм территориаль бөтенлеген тәэмин итүдә, җәмгыятьтә тотрыклылык саклауда зур өлеш кертәсез. Сезнең оештырылган җинаятьчелеккә һәм коррупциягә каршы көрәшкә юнәлтелгән эшегезгә бәя бирүе дә авыр.
Үз бурычыгызны тиешенчә үтәү теләге, һөнәри намусыгыз алга куелган бурычларны уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирә. Үзегезнең хезмәт вазыйфагызны башкарганда гомерегезне куркыныч астына куеп, югары һөнәри әзерлек, күпьяклы белем, рухи көч таләп итүче карарлар кабул итәргә туры килә. Бүген, халыкара террорчылык, сәяси экстремизм һәм башка җинаять күренешләре янау шартларында сезнең авыр һәм куркыныч эшчәнлегегезнең әһәмияте сизелерлек арта. Сезнең һөнәри осталылыгыз һәм компетентлылыгыз аркасында 2013 елда Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадада катнашучыларның һәм кунакларның иминлеге тәэмин ителде.
Республика җитәкчелеге сезгә чын күңелдән фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт һәм яңа җаваплы бурычларны да уңышлы башкара алуыгызга ышаныч белдерә.
Чын күңелдән сезгә һәм сезнең якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, озын гомер телим.
Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш. Халиков”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International