Рөстәм Миңнеханов “Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе” ААҖ президенты Михаил Погосян белән очрашты

2013 елның 20 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе” ААҖ президенты Михаил Погосян белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы вице-премьеры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Җиһаншин һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Погосян тулаем авиатөзелеш тармагын үстерү мәсьәләләре, шулай ук “Туполев” ААҖ һәм “С.П.Горбунов исемендәге КАПО” ААҖ үсеш перспективалары буенча фикер алыштылар.

“Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе” ААҖ президенты шулай ук “Туполев” ААҖ һәм “С.П.Горбунов исемендәге КАПО” ААҖ генераль директоры Александр Бобрышев вәкаләтләрен туктату һәм бу вазыйфага Николай Савицкихны (ул элекке “ОАК” ААҖ махсус авиация программалары дирекциясе директоры вазыйфасын биләгән) билгеләп кую турындагы карарны укыды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International