Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында “Рубин” футбол клубы Попечительләр советының чираттагы утырышы уздырылды.
Утырышны Татарстан Республикасы Президенты, “Рубин” футбол клубының Попечительләр советы рәисе Рөстәм Миңнеханов алып барды.
Утырыш азагында “Рубин” ФК президенты Валерий Сорокин хәбәр иткәнчә, иң беренче чиратта, клубның спонсорлары һәм гамәлгә куючылары сезонның беренче яртысында агымдагы бюджетны караганнар, шулай ук УЕФА линиясе буенча чаралар турында фикер алышканнар.
Ул искә төшергәнчә, 2013 елның ноябрендә финанс фэрплее кагыйдәләре кысаларында клуб тарафыннан тапшырылган хисаплылыкка карта таләпләрне үтәү буенча УЕФА ягыннан аудит уздырылган. Попечительләр советы әгъзаларына бу тикшерү нәтиҗәләре турында хәбәр ителде. Моннан тыш, 2013 ел буенча финанс фаразлавы тәкъдим ителде, клубның финанс-хуҗалык эшчәнлегенең башка мәсьәләләре дә каралды.
Валерий Сорокин хәбәр иткәнчә, “Рубин” футбол клубының Попечительләр советы бүген кадрлар мәсьәләләрен дә карады.
“Клубның үзендә килеп туган кайбер хәлләр турында бөтен кешегә дә мәгълүмат, - диде ул. – Шуңа күрә клубның Попечительләр советы һәм аны гамәлгә куючылар кадрларга да үзгәрешләр кертергә булды. Клубның өч топ-менеджерын - клубның вице-президенты Камил Исхаковны, “Рубин”ның баш тренеры Корбан Бердыевны һәм клубның генераль директоры Андрей Громовны отставкага җибәрү турында карар кабул ителде.
Миңа соңгы ике вазыйфага кандидатуралар тәкъдим итү кушылган иде, ә клубның вице-президенты вазыйфасын бетерергә хәл ителде, диде Валерий Сорокин. Утырыш барышында Попечительләр советы әгъзалары берничә мөмкин кандидатура тәкъдим иттеләр. Барлык тәкъдимнәрне караганнан соң тиешле карар футбол клубы спонсорлары тарафыннан кабул ителәчәк.
Попечительләр советы уенчылар буенча беркайчан да принципиаль карарлар кабул итмиләр, бу аларның функциясе түгел, диде Валерий Сорокин.
Валерий Сорокин шулай ук хәбәр иткәнчә, 2013 елның 18 декабрендә РФС башкарма комитеты клубның оештыру-хокукый рәвешен үзгәртү турындагы үтенечне канәгатьләндерде. Якын көннәрдә безгә лицензияне үзгәртеп өлгерергә кирәк, диде ул.
Бу озак процедура, шулай да бу – клуб өчен бердәнбер юл.
“Рубин” футбол клубы бер чама муниципаль автономияле учреждение буларак һәм футбол клубы хуҗалык итүче субъект буларак параллель рәвештә эшләячәк, дип белдерде ул.