Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Александр Бобрышевка Татарстан Республикасының “Намуслы хезмәт өчен” медален тапшырды
2013 елның 20 декабре, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Александр Бобрышевка Татарстан Республикасының “Намуслы хезмәт өчен” медален тапшырды, ул кичәге көнгә кадәр “Туполев” ААҖ белән “С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе” ААҖ нең генераль директоры вазыйфасын башкарды.
Бүләк Татарстан Республикасы Президенты Указы белән авиация сәнәгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен бирелде.
Медальне тапшыру “Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе” ААҖ территориясендә, “Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе” ААҖ президенты Михаил Погосян катнашында узган киңәшмәдә булды.
Михаил Погосян “Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе” ААҖ Директорлар советының “Туполев” ААҖ һәм “С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе” ААҖ нең генераль директоры Александр Бобрышевның башка эшкә күчү сәбәпле, вазыйфасыннан азат ителүе һәм бу вазыйфага “Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе” ААҖ Махсус авиация программасы дирекциясе директоры Николай Савицкихны генераль директор итеп билгеләү хакындагы карарын белдерде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Туполев” ААҖ һәм “С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе” ААҖнең яңа генераль директоры Николай Савицкихка эшендә уңышлар теләде.
Ул шулай ук “Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе” ААҖ 2013 ел башында предприятие алдына куелган бурычларны үтәде, дип билгеләде һәм предприятие коллективының күп кенә планнарны гамәлгә ашырачагына ышаныч белдерде.
ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Александр Бобрышевка истәлекле бүләк һәм Николай Савицкихка символик генераль директор портфелен тапшырды.
Белешмә өчен:
Николай Владимирович Савицких 1960 елның 5 апрелендә Белгород өлкәсендә туа.
1989 елда Ростов дәүләт университетын (Икътисад теориясе) тәмамлый;
2004 елда – ФГОУ ВПО “Көньяк федераль университеты”н (Самолетлар төзү һәм вертолётлар төзү) тәмамлый.
1977 – 1991 елларда Дмитров исемендәге Таганрог авиация заводында;
2011 елның августыннан 2013 елның декабренә кадәр - “Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе” ААҖ Махсус авиация программасы дирекциясе директоры.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
Алексей Песошин: Кешеләрнең уңайлы һәм имин тормышын тәэмин итүдә энергетика комплексының әһәмияте бәяләп бетергесез
Кешеләрнең уңайлы һәм имин тормышын тәэмин итү өчен энергетика комплексының әһәмияте бәяләп бетергесез. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Татэнерго»да Энергетика көненә багышланган тантаналы чарада белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз