Татарстан Республикасында 2014 елда “Уңайлы мохит” программасын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк

2013 елның 21 декабре, шимбә

Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларга капиталь ремонт эшләре күләмнәре 4,7 млрд. сумлык итеп үтәлгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, республикада күп фатирлы йортларга капиталь ремонт буенча 30 елга исәпләнгән озак сроклы программаны әзерләү бара. Аның сүзләренчә, бүген муниципаль районнар капиталь ремонт ясалырга тиешле барлык күп фатирлы йортлар буенча мәгълүмат кертә.

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы 15 муниципаль районда күп фатирлы йортларны кадастр исәбенә куюның бик начар алып барылуы турында хәбәр итте. Бик күп күрсәткечләр Казан белән Алабугага туры килә, әгәр муниципаль районнар бу эшне вакытында тәмамлый алмаса, алар киләсе ел программасына керми калырга мөмкин (ТКХны реформалауга ярдәм фонды таләпләре нигезендә).

Татарстан Республикасы Президенты күп фатирлы йортларны кадастр исәбенә кую мәсьәләсенә бик җитди карарга кушты. Шуның аркасында кайбер мунициципаль районнарда күп фатирлы йортларның капиталь ремонт программасына керми калуы мөмкин, диде ул, бу эшне төгәлләү өчен барлык шартларны да тудырырга кирәк.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта 159 гомуми белем бирү мәктәбендә һәм 6 коррекцион мәктәптә төп эшләр тәмамланган. 25 декабрьгә кадәр тагын алты гомуми белем бирү мәктәбендә һәм бер коррекцион мәктәптә эшләр тәмамланырга тиеш.

2014 елда республикада 160 мәктәпкә капиталь ремонт (152 гомуми белем оешмасы һәм 8 коррекцион) 2,55 млрд. сум күләмендә ясалачак.

Моннан тыш, республикада мәктәпләрне җылы санитар урыннар белән тәэмин итү дәвам ителә, 248 мәктәптән 146сында эшләр тәмамланган, үзләштерелгән акчалар күләме 70%. Видеоконференцэлемтә режимында Рөстәм Миңнеханов кайбер муниципаль районнар белән элемтәгә керде, аларның эшләрне кайчан төгәлләүләре белән кызыксынды.

Татарстан Республикасында 2014 елда “Уңайлы мохит” программасын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк, акчалар 526 млн. сум күләмендә билгеләнгән (шул исәптән 215 млн. сум. – федераль бюджеттан).

Моннан тыш, 2014 елда сәламәтлеге чикләнгән затлар өчен гомуми белем бирү мәктәпләренә кереп йөри алуны тәэмин итү эшләре дә дәвам итәчәк (аңа 264 млн. сум карала).

Ирек Фәйзуллин 2014 елга “Авылны су белән тәэмин итү” программасы турында да сөйләде. 204 км су уткәргеч челтәре төзү, 24 артезиан скважинасы бораулау һәм 19 су җыю башнясы кую планлаштырыла.

Фатирларны ике контурлы казаннар белән тәэмин итү 2014 елга 5332 фатирга исәпләнә (2013 елда – 4009 фатир).

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры хәбәр иткәнчә, халыкка дәүләт хезмәтләре күрсәтәчәк күп функциональ үзәкләр урнашырга тиешле 25 объектның 22сендә капиталь ремонт ясала.

2014 елда Татарстанда гамәлгә ашырылачак иң катлаулы программаларның берсе итеп Ирек Фәйзуллин гражданнарны авария хәлендәге тораклардан күчерү программасын атады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International