Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кайбер федераль ведомстволарның аеруча зур эшләр башкарган хезмәткәрләренә 2013 елгы җәйге универсиаданы оештыруга һәм уздыруга зур өлеш керткәннәре өчен Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасын уздыру йомгаклары буенча бүләкләр тапшыру тантанасы Мәскәү шәһрендә, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге бинасында узды.
Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре – “Фидакарь хезмәт өчен” медальләре һәм Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хатлары 13 кешегә тапшырылды.
Тантанада катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, Казанда узган җәйге Универсиада Татарстан өчен дә, тулаем Россия Федерациясе өчен дә бик җитди вакыйга булды. Бөтен илебез, Россия җитәкчелеге, без барыбыз да халыкара масштабтагы чараны әзерләдек һәм уздырдык, диде Татарстан Республикасы Президенты, вакыйгаларның үзәге Татарстан булды, бу, һичшиксез, федераль һәм республика әһәмиятендәге ведомстволарның һәм министрлыкларның уртак эше булды.
Җәйге Универсиадага әзерлек биш ел буена барды, шул вакыт эчендә без спорт менеджменты, судьялар командасы булдырырга өлгердек, һәм моны Сочидагы кышкы Олимпия уеннары алдыннан генераль репетиция дип санарга да мөмкин, диде аннары Рөстәм Миңнеханов.
Универсиадага әзерлек һәм аны уздыру эше гади генә булмады, бик күп нәрсәләрне без беренче мәртәбә башкардык, иң катлаулысы – Уеннарны уздыруның иминлеген, уенчыларның һәм Универсиада кунакларының иминлеген тәэмин итү мәсьәләсе булды, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
“Һәрберебез Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасын уздыруга үзеннән өлеш кертте”, – диде Татарстан Республикасы Президенты, чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.