Казанда "КАИ-Лазер" инжиниринг үзәге ачылды

2013 елның 24 декабре, сишәмбе

Бүген Казанда "КАИ-Лазер"сәнәгать лазер технологияләренең региональ инжиниринг үзәге ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

КНИТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов сүзләренчә, инжиниринг үзәге, лазер технологияләре өлкәсендә бөтендөньяда алдынгы компания IPG Photonics катнашында, республика һәм федераль бюджет акчаларына төзелгән. Үзәктә төрле куәттәге һәм материалларны лазер белән эшләүнең барлык төрләрен – келәшчә һәм гибрид эретеп ябыштыру, кисү, эретү, маркировкалау, чистарту, фрезеровкалауны үз эченә алган җепсел лазерлар нигезендә 11 лазер комплексы эшли. Лазерлар куәте - 20 Вт дан 30 кВт га кадәр.

Үзәкне җиһазландыруга 439,5 млн сум тотылган - 60%ы федераль бюджеттан, 40%ы республика бюджетыннан.

20 ел элек Россия галиме Валентин Гапонцев тарафыннан нигезләнгән IPG Photonics – бүген җепсел лазерлар эшкәртү һәм җитештерү өлкәсендә бөтендөнья лидеры.

Компания 100 кВт кадәр куәте булган җепсел лазерлар чыгара, аларны BMW, Toyota компанияләрнең заводларына җибәреп тора. Реаль производствода бер лазер 3-5 "классик" метал эшкәртү станогын алыштыра ала.

Инжиниринг үзәген эшләтеп җибәрү уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов метал кисү станогының төймәсенә басты, һәм санаулы секундлар эчендә лазер метал кисәгеннән тасма рәвешендәге символик табличка кисеп бирде.

Мөхтәрәм кунаклар инжиниринг үзәге станокларын карап чыктылар, аларның һәрберсен эшләтеп күрсәттеләр. Рөстәм Миңнехановка материалларны лазер белән эшкәртүнең өстенлекләре турында сөйләделәр. Лазерлар теләсә нинди металны, механик йогынтыдан гайре генә, эретеп ябыштырырга һәм кисәргә сәләтле.


Рөстәм Миңнеханов инжиниринг үзәгенең дәрәҗәсен югары бәяләде. Татарстан Республикасы Президенты хәбәр иткәнчә, "КАИ-Лазер"ның мөмкинлекләрен бөтен Россия буйлап тәкъдир итәргә кирәк, алдынгы лазер технологияләрен үзләрендә гамәлгә кертүче Татарстан предприятиеләре дә үзәктән актив файдалана алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International