Илдар Халиков алты лауреатка Муса Җәлил исемендәге республика премиясен тапшырды
2013 елның 24 декабре, сишәмбе
Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков 2012-2013 елларда Муса Җәлил исемендәге республика премиясенә лаек булучыларны тәбрикләде. ТР Министрлар Кабинетының Муса Җәлил исемендәге республика премиясен бирү турында карары агымдагы елның июль аенда чыкты. Анда Муса Җәлил исемендәге республика премиясен бирү буенча комитет карары нигезендә, 2012-2013 елларда узган бәйге нәтиҗәләре буенча премиянең кайсы затларга бирелүе хакында хәбәр ителде.
Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Эмиль Талипов, композитор Эльмира Галимова, “Татармультфильм” берләшмәсе, шагыйрьләр Ленар Шәехов һәм Рузәл Мөхәммәтшин, Казан илкүләм технология тикшеренү университеты профессоры Николай Улитин Премьер-министр кулыннан ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы дипломын, лауреатның күкрәк билгесен алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.