Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Рубин" футбол клубының генераль директоры Владимир Леонов һәм "Рубин" футбол клубының президенты Валерий Сорокин белән очрашты. Очрашу барышында клубның агымдагы эшләре турында сүз барды.
Рөстәм Миңнеханов "Рубин" ФКның тренерлар штабы һәм уенчылар составы буенча ахыргы тәкъдимнәрне әзерләргә кушты.
Татарстан Президенты аерым озак еллар "Рубин"ның баш тренеры урынын биләгән Корбан Бердыевны тиешле рәвештә хөрмәтләп озатуны оештырырга кирәклеген ассызыклады.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Корбан Бердыев "Рубин" футбол клубының үсешенә зур өлеш керткән, аның вакытында команда зур җиңүләргә иреште - ил чемпионаты, халыкара аренада.