Илдар Халиков Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзаларының еллык җыелышында катнашты
2013 елның 27 декабре, җомга
2015 елга кече һәм урта эшмәкәрлекнең өлеше Татарстан Республикасының тулай төбәк продукты (ВРП) күләмендә 34%ка җитәргә тиеш. Бу хакта бүген Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзаларының еллык җыелышында Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе урынбасары Артур Николаев хәбәр итте.
Бу чара ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукын яклау буенча вәкил Тимур Нагуманов, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев, республика эшмәкәрлек вәкилләре катнашты.
Артур Николаев кыскача Татарстан Республикасында 2014-2016 елларга кече һәм урта эшмәкәрлекнең үсеш программасы турында сөйләде.
Илдар Халиков Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән эшмәкәрләргә һәм аларның коллективларына 2013 елдагы уңышлы эшләре өчен рәхмәт белдерде. Быелгы ел республика өчен гади булмады, ләкин без икътисади күрсәткечләребезне саклап кала алдык, ВРП күләме түбәнәю шартларында да инвестицияләр кимемәде, эшләүчеләрнең саны кыскармады, дип белдерде ул.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.