Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, яңа “Алабуга 500 кВ” подстанциясен тоташтыру уңаеннан, “Челтәр компаниясе” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиевкә котлау телеграммасын юллады.
“Хөрмәтле Илшат Шәех улы! - диелә телеграммада. - Безнең республика икътисадында әһмиятле вакыйга – яңа “Алабуга 500 кВ” подстанциясен тоташтыру уңаеннан, Сезне һәм “Челтәр компаниясе” ААҖ коллективын ихлас күңелдән сәламлим. Әлеге яңа буын югары ышанычлылы, энергияне сакчыл куллана торган, экологик подстанция Татарстанда иң зур электр челтәре объекты булды һәм ул республикасының эре нефть химиясе предприятиеләрен электр энергиясе белән тәэмин итәргә тиеш. Ышанам ки, сез – эшегезнең осталары, энергия бирүнең ышанычлылыгын һәм озак еллар дәвамында “Алабуганың 500 кВ” нәтиҗәле эксплуатациясен тәэмин итәчәксез. Бу вакыйганың шатлыгын сезнең белән уртаклашам һәм Татарстан энергетикларына туган республикабыз һәм халык иминлегенә эшләрендә яңа хезмәт уңышлары телим”.