Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларда тавыш бирде

2026 елның 19 сентябре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин IX чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларда тавыш бирде.

Алексей Песошин Казанда Четаев урамы, 1нче йорттагы 143нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә урнашкан сайлау участогында үз фикерен белдерде.

Искәртәбез, 18, 19 һәм 20 сентябрьдә Россиядә тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар уза. 450 депутат сайланачак: 225е - федераль партия исемлекләре буенча һәм шул ук санда бер мандатлы сайлау округлары буенча.

Татарстанда бер үк вакытта 50 нче Биектау бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлаулар оештырылды.

Республикада 2 млн 923 мең 997 сайлаучы теркәлгән. 2,7 мең сайлау участогы формалаштырылган, алар 8:00дән 20:00гә кадәр эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International