Рөстәм Миңнеханов Волгоград өлкәсе губернаторына кайгыны уртаклашу сүзләрен белдерде

2013 елның 30 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Волгоград өлкәсе губернаторы Сергей Боженовка, 2013 нче елның 29-30 нчы декабрендә Волгоградта булган фаҗигале вакыйгаларга бәйле, кайгыны уртаклашу сүзләре белән хөкүмәт телеграммасын юллады. 

Искәртеп узыйк, 2013 елның 29 декабрендә Волгоградның тимер юл вокзалда шартлау булды, ә 2013 елның 30 декабрендә Волгоградның  Дзержинск районында троллейбуста шартлау булды. 

“Хөрмәтле Сергей Анатольевич! - диелә хөкүмәт телеграммасында. - Кеше үлемнәре китергән һәлакәтләр турында хәбәрне Татарстанда кайгы һәм борчу белән кабул иттеләр.

Республика халкы терактлар нәтиҗәсендә һәлак булганнарның гаиләләре һәм якыннары белән бергә кайгы кичерә. Аларга кайгы уртаклашу сүзләрен һәм тиз арада терелүләрен теләвебезне тапшыруыгызны сорыйбыз.

Әлеге коточкыч явызлыкларны уйлаган һәм башкарган җинаятьчеләр иң кырыс җәзага лаек.

Татарстан еспубликасы Президенты Рөстәм Миңнеханов”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International