Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Болгарда Олимпия уты эстафетасы узды
2013 елның 30 декабре, дүшәмбе
Олимпия уты Казанга китерелгәч, аны махсус олимпия кортеженда эстафета старты урыны – Болгардагы Истәлекле билге янына китерделәр. Бу вакытта “Болгар” музей-тыюлыгы объекты каршында район Мәдәният йорты иҗат коллективы катнашында концерт бара иде.
Эстафета старт алу тантанасында Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Спас муниципаль районы башлыгы Камил Ногаев катнашты.
Татарстанның беренче Президенты Истәлекле билге каршындагы мәйданчыкка җыелган шәһәр халкын котлады. Минтимер Шәймиев бу фактны бөек тарихи вакыйга дип атады. Аның фикеренә караганда, Болгарда һәм Зөядә эстафета үткәрелү, бүгенге көндә бу тарихи һәйкәлләрне торгызу буенча үткәрелә торган эшләрне тану.
Сәгать 11 туларга 20 минутта Олимпия факелын кабызу тантанасында махсус лампададан эстафетага рәсми старт бирелде.
Беренче булып факелны җиңел атлетика буенча атказанган спорт мастеры, Пекинда XXIX Олимпиада уеннары чемпионы, Олимпия уеннары рекордсмены, дөнья рекордсмены Гөлнара Сәмитова – Галкина кулына алды.
Эстафета маршруты Болгар музей-тыюлыгыннан тукталышлар белән Икмәк музее һәм Ак мәчет территориясеннән узды.
Финалда факелны автоспорт буенча халыкара класслы спорт мастеры, Россия чемпионы, Татарстан Халык артисты, РФ Атказанган артисты Салават Фәтхетдинов факелны алды. “Алга, җиңүләр яуларга!”, - диде ул эстафетаны төгәлләп.
Минтимер Шәймиев Болгарда яшәүчеләрне сәламләп, “Без белергә тиеш, Олимпия уты нигезләмәсе буенча эстафета этабы килгән төбәк, анда Олимпия уты булганда Олимпиада башкаласы дип йөртелә. Хәзер без сезнең белән кышкы Олимпиада башкаласында”, - диде.
Шәһәрдә яшәүчеләр ТР Дәүләт Киңәшчесе сүзләрен алкышлар белән хуплады.
Спас районы башлыгы Камил Ногаев Болгарда яшәүчеләр исеменнән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, Минтимер Шәймиевкә һәм республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Эстафетаның Болгар этабы Олимпия утын кире махсус лампадага күчерү белән төгәлләнде. Аннары Олимпия уты Зөягә юнәлде.
“Татар-информ” МА, ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
Алексей Песошин: Кешеләрнең уңайлы һәм имин тормышын тәэмин итүдә энергетика комплексының әһәмияте бәяләп бетергесез
Кешеләрнең уңайлы һәм имин тормышын тәэмин итү өчен энергетика комплексының әһәмияте бәяләп бетергесез. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Татэнерго»да Энергетика көненә багышланган тантаналы чарада белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз