Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Олимпия уты эстафетасы Татарстанда “Kazan Arena” стадионы янында тәмамланды
2013 елның 31 декабре, сишәмбе
Бүген Казанда олимпия утының Татарстан буйлап эстафетасы тәмамланды. Kazan-Arena стадионы янында олимпия уты касәсен кабыздылар. Бу чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Президенты вазыйфаларын башкаручы Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Кичә олимпия уты Татарстанның Болгар һәм Зөя шәһәрләрендә булды. Бүген эстафета Универсиада авылы яныннан старт алды, Казанның үзәге һәм Казан Кремле аша узып, “Kazan Arena” стадионы янында туктады, монда махсус бәйрәм чарасы узды.
Олимпия уты эстафетасын Казанда стендка ату буенча атказанган спорт остасы Светлана Демина тәмамлады. Факел белән ул сәхнәгә менде һәм дәрәҗәле кунаклар белән бергә олимпия уты касәсен кабызды.
“2013 ел бөтен Россия өчен Универсиада елы булды, киләсе ел Олимпиада елы булачак. “Без нәкъ менә Яңа ел бәйрәмнәрендә 2014 елгы олимпия уты Казанда булу белән горурланабыз”, - дип белдерде Илдар Халиков.
Илдар Халиков олимпия уты эстафетасын оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм барлык Татарстанлыларны Яңа ел белән котлады.
Олимпия уты Казаннан Ижевск шәһәренә китәчәк.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
Алексей Песошин: Кешеләрнең уңайлы һәм имин тормышын тәэмин итүдә энергетика комплексының әһәмияте бәяләп бетергесез
Кешеләрнең уңайлы һәм имин тормышын тәэмин итү өчен энергетика комплексының әһәмияте бәяләп бетергесез. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Татэнерго»да Энергетика көненә багышланган тантаналы чарада белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз