Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның ЯҢА ЕЛ МӨРӘҖӘГАТЕ
2013 елның 31 декабре, сишәмбе
Хөрмәтле ватандашлар!
Яңа ел – көтеп алынган үзенчәлекле бәйрәм. Ул якты өметләр һәм яхшы кәеф, йомгак ясау һәм киләчәккә планнар төзү вакыты. Киләсе ел һәркайсыбыз өчен куанычлар һәм шатлыклы мизгелләр белән тулы булыр дип ышанам.
2013-нче ел Татарстанда XXVII Бөтендөнья Универсиадасы билгесе астында узды. Уеннар чын мәгънәсендә яшьлек һәм спорт, дуслык һәм татулык бәйрәме булды. Аңа әзерләнү һәм үткәрү чорында ярдәм күрсәткән барлык татарстанлыларга ихлас күңелдән рәхмәтемне җиткерәсем килә.
Гаять зур эш эшләнде. Универсиада башкалабызны да, үзебезне дә үзгәртте. Безне тагын да ачыграк һәм уңышлырак итте, бөтен дөньяга сибелгән яңа дуслар һәм танышлар өстәде.
Икътисадта һәм социаль өлкәдәге тотрыклылык татарстанлыларга киләчәккә ышаныч белән карарга мөмкинлек бирә. Демографиядәге уңай үзгәрешләр, ватандашларыбызның фәнни һәм мәдәни казанышлары моны раслый.
Ләкин без уңышка ирешкәч, туктап калмыйбыз. Бүген Татарстан үсешенең өр-яңа этабына аяк баса. Республика алдында яңа амбицияле бурычлар тора. Бу – илдә аналогы булмаган нефтехимия һәм сәнәгать өлкәсендәге дөньякүләм яңа проектлар, Иннополис һәм СМАРТ Сити киләчәк шәһәрләрен төзү, логистика инфраструктурасын үстерү, кече һәм урта бизнеска ярдәм күрсәтү. Уртак тырышлык белән бу планнар, һичшиксез, тормышка ашачак.
Уңышлар белән беррәттән югалтуларыбыз да булды. Уртак өебездәге тынычлыкны һәм татулыкны бозырга тырышу очраклары безне тагын да берләштерде. Халкыбызның гореф-гадәтләре кискен карашларны кабул итми, чөнки алар тынычлык һәм татулык яклы.
Киләсе ел Мәдәният елы дип игълан ителгән. Мәркәзебез Казан 2014-нче елда төрки дөньяның башкаласы булу безне бик куандыра. Татарстанлылар Мәдәният елына багышланган күпләгән чараларда теләп катнашырлар дип ышанам.
Кадерле дуслар!
Яңа ел уңышлы һәм имин булсын, күңел түрендәге иң кадерле теләкләребез тормышка ашсын, максатларга ирешелсен!
Яңа 2014-нче ел белән!
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов
ТР Президенты Матбугат хезмәте.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз