2013 елда Татарстан Республикасында 480 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерелгән
2014 елның 4 гыйнвары, шимбә
2013 елда Татарстан Республикасында 480 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
Нәҗип Хаҗипов хәбәр иткәнчә, 2013 елда терлек һәм кош ите җитештерү 2012 ел белән чагыштырганда, 6%ка арткан. 2014 елда 500 мең тоннага җиткерү уйланыла.
2013 елда терлекчелек продукциясеннән 42 млрд. сум акча кергән. Аерым нәтиҗәләргә терлекчелектә “Камский Бекон” ирешкән (2013 елда 46 мең тонна җитештергән, 2012 ел белән чагыштырганда 30%ка артык. 2014 елда 50 мең тонна көтелә).
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.