Татарстан Президенты прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде

2014 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген “Казан” милли мәдәният үзәгендә, Россия прокуратурасы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре якынлашуы уңаеннан, Татарстан прокуратурасы органнарында хезмәт итүчеләр өчен бәйрәм чарасы оештырылды. Республика прокуратурасы вәкилләрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде. Тантанада шулай ук ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, республиканың хокук саклау органнары җитәкчеләре, Татарстанның элеккеге прокуроры Кафил Әмиров катнашты.

“Узган 2013 нче ел безнең республика өчен Универсиада билгесе астында узды. Прокуратура, башка хокук саклау органнары кебек үк, Уеннарны үткәргән вакытта куркынычсызлыкны тәэмин итү бурычын үтәде. Моның өчен сезгә бик зур рәхмәт. Дәүләтнең мөһим органы буларак, прокуратура менә инде өч гасыр дәвамында диярлек гражданнарның иреге һәм конституцион хокуклары, дәүләт һәм иҗтимагый мәнфәгатьләре сагында тора”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов прокуратура вәкилләренә.

Президент билгеләп үткәнчә, прокуратура тарафыннан эшчәнлек төрле өлкәләрдә алып барыла. Хезмәт мөнәсәбәтләрендә законлылыкны тәэмин итүгә килсәк, былтыр тикшерүләр барышында хезмәт хакы буенча 310 миллион сумлык бурыч түләттерелгән. Рөстәм Миңнеханов юридик затларның хокукларын яклау мәсьәләсенә тукталып, эшмәкәрлек җәмгыяте фикеренчә, прокуратура күзәтчелегенең бизнес эшләренә нигезсез тыкшынуга каршы иң нәтиҗәле көрәш чарасы булуын билгеләп узды. “Җинаятьчелеккә каршы көрәшкә тукталсак, прокуратура вәкилләре җинаятьләрнең меңнәрчә корбаннарының хокукларын яклый, җинаятьчеләргә карата гадел хөкем чыгаруга саллы өлеш кертә”, - ди ТР Президенты. Республика башлыгы билгеләп үткәнчә, республика прокуратурасы хокукый һәм норматив проектларны эшләүдә актив катнаша. Күп кенә мәсьәләләрне хәл итүгә прокуратура юристларының югары квалификациясе нәтиҗәсендә дә ирешелде. Бу массакүләм чаралар үткәргән вакытта җәмәгатьчелек тәртибен урнаштыру, юлларда транспорт куркынычсызлыгын тәэмин итү, төзелештә башбаштаклыкка, законсыз сәүдәгә каршы көрәш, балигъ булмаган үсмерләр арасында хокук бозуларны профилактикалау һәм башкалар...

“Республика прокуратурасы халык өчен дә ачык булып кала бирә. Эшчәнлегегезнең уңай нәтиҗәләре ММЧ да киң яктыртыла. Прокуратура хезмәткәрләре халыкны хокукый яктан хәбәрдар итү буенча актив эш башкара”, - ди ул.

Президент агымдагы 2014 нче елга прокуратура органнары алдына куелачак бурычларны билгеләде. Ул җинаятьчелеккә каршы көрәштә координацияле гамәлләр булырга тиешлегенә басым ясады. “Барлык хокук саклау органнарының җайга салынган эше генә хокук сакчыларының абруен күтәрергә ярдәм итәчәк”, - дип ассызыклый Рөстәм Миңнеханов. Ул экстремистик эшчәнлеккә, террорчылыкка каршы көрәштә законнар үтәлеше өстеннән күзәтчелекне көчәйтергә, радикаль агымнарга киртә куюга игътибарны юнәлтергә боерды. “Сезнең эшчәнлегегез принципиаль һәм гаделсезлек белән килешмәүчәнлеккә корылырга тиеш. Мәсьәләнең бәһасе бик югары”, - ди ул.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук миграция эшчәнлегендә күзәтчелекне арттыру, гражданнарның конституция хокуклары үтәлеше кебек өстенлекле бурычларны санап узды. “Торак-коммуналь өлкәдә дә шикаятьләр күп килеп ирешә. Коммуналь хезмәтләр сыйфатлы һәм өзлексез күрсәтелергә тиеш, финанс чараларының максатчан сарыф ителүе мөһим. Күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясауны финанслау өлкәсендә торак законы үзгәрешләре белән бәйле төстә дә бу мәсьәләләр аеруча актуальгә әйләнә”, - дип белдерде ул.

Президент производстволарда имгәнүләргә тукталып, хезмәт иминлеге өлкәсендә күзәтчелекне кырыслатырга кушты. Ул былтыр предприятиеләрдә 170 аяныч очрак теркәлүен һәм аларда 98 кешенең гомере өзелүен билгеләп үтте. “Хезмәткәрләр төзелеш, авыл хуҗалыгы тармакларында, транспортта эшләгәндә һәлак була. Бәхетсезлек очракларының 70 проценттан артык өлеше – эшне тиешенчә оештырмау, министрлык һәм ведомстволар тарафыннан тиешле контроль булмау аркасында”, - ди Рөстәм Миңнеханов.

“Прокуратурадагы яшь буын вәкилләренең үзләренең остазлары, өлкән буын вәкилләренең традицияләренә сакчыл мөнәсәбәттә булуы сөендерә”, - дип җөпләде Рөстәм Миңнеханов. Чыгышының азагында ул республика прокуратурасының барлык коллективына Татарстан территориясендә законлылыкны ныгытуга һәм социаль тотрыклылыкны тәэмин итүгә керткән өлеше өчен рәхмәт сүзләре ирештерде. Аның тарафтан прокуратура органнары ветераннарына да рәхмәт сүзләре җиткерелде.

Аннан соң ведомство алдынгыларына ТР Президентының Рәхмәте тапшырылды, "ТРның атказанган юристы" исемнәре бирелде.

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков ветераннарга шулай ук рәхмәтен әйтеп, сәхнәгә Татарстанның элеккеге прокуроры Кафил Әмировны чакырды. Ул I дәрәҗәдәге “Законга тугрылык өчен” мактау билгесе белән бүләкләнде. Калган ветераннар шулай ук төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә лаек булды.

Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды. Татарстанның атказанган артистлары гына түгел, прокуратура хезмәткәрләре үзләре дә җыр-биюләр белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International