Рөстәм Миңнеханов Федераль космик агентлык (Роскосмос) җитәкчесе Олег Остапенко белән очрашты

2014 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Федераль космик агентлык (Роскосмос) җитәкчесе Олег Остапенко белән очрашты.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм башкалар катнашты.

Яклар космик технологияләр өлкәсендә киләчәк хезмәттәшлек, проектларга яңа эшләнмәләрне кертү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы 2010 елда космик эшчәнлек нәтиҗәләрен гамәлдә куллануны тәэмин итә торган типовой системаларны, комплексларны һәм хәл ителешләрне эшләү буенча Роскосмосның сынау регионы итеп билгеләнгән иде. Тулаем Татарстан мәгълүмат системаларын, шул исәптән комсмик эшчәнлек нәтиҗәләрен куллануга нигезләнгәннәрен файдалану буенча федерация регионнары арасында алдынгыларның берсе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International