Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлегендәге The Business Year басмасы баш мөхәррире Марко Ранкович белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстан Республикасы Президенты The Business Year басмасы тарафыннан әзерләнгән сорауларга җавап бирде, алар асылда Татарстан Республикасы икътисадына, кайбер инвестиция проектларын гамәлгә ашыруга, республиканың нефть-газ химиясе тармагының киләчәк үсешенә кагылды. Моннан тыш, Россия Федерациясенең бер регионы булуарак, Татарстанның башка илләр белән тышкы икътисадый мөнәсәбәтләре, республиканың халыкара дәрәҗәдә уздырган чаралардан җыелган тәҗрибәсе темасы да кузгатылды.
Исегезгә төшерәбез, The Business Year – икътисадый белемнәр өлкәсендә бөтендөньяда мәгълүм басма. The Business Year (TBY) мәкаләләре Дубай икътисадын инглиз телендә чагылдыручы басмалар арасында аеруча компетентлысы дип танылган. Басма 30дан артык алга киткән илләр белән эшли. TBYнең билгеле бер ил икътисадына багышланган һәр басмасы шул илнең икътисадын чагылдыра һәм илләр башлыклары, министрлар, югары вазыйфаи затлар белән стратегик үзара мөнәсәбәтләр турында интервью әзерли. 2013 елда TBYнең Иранга, Әзербәйҗанга, Доминикан Республикасына, Мозамбикка, Колумбиягә, Мексикага, Төркиягә, Ливанга, Эквадорга багышланган номерлары дөнья күргән.