Үз чыгышында Анатолий Шаталов 2014 елга куелган бурычларны санап узды. Алар арасында су чыганакларына һәм атмосферага зыянлы матдәләрне чыгаруны киметүгә шартлар тудыру, җитештерү калдыкларын юк итү буенча эшләр алып бару кебек мөһим мәсьәләләр дә бар.
Департамент җитәкчесе Идел буе федераль округының сәнәгать белән шөгыльләнү буенча шактый алга киткән төбәк булуын ассызыклады. Ул Россия псәнәгатенең 25 процентын тәшкил итә. Бу – 11 эре һәм берничә дистә кече һәм урта предприятиеләр.
Анатолий Шаталов сүзләренчә, округта, кичекмәстән эшкәртүне таләп иткән нефть һәм бораулау шламнары, химик һ.б. калдыклар шактый. Алар арасында куркыныч тудыра торган калдыклар да җитәрлек.
Әмма җитәкче фикеренчә, беренче чиратта, каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү буенча эшләр алып барырга кирәк. “Каты көнкүреш калдыклары барлыкка килгән калдыкларның күп өлешен алып тормый, әмма ул территориянең чүп-чарга батуына китерә”, - дип ассызыклады ул бу уңайдан. А. Шаталов каты көнкүреш калдыкларын юк итү эшенең әлегә аларны полигоннарга күмеп кую белән генә чикләнүен дә белдерде. “Болай эшләгәндә, алар һаман җыела бара. Киләчәктә бу зур экологик проблемага китерәчәк”, - диде ул.
Гомумән алганда, Идел буе федераль округында төрле җитештерү калдыклары һәм нефть шламнары тутыру өчен 26 эре предприятиенең 100 объекты бар. Җитештерү калдыкларының күләме бүген 1 млн. тоннадан артып киткән. Ә аларны туплау өчен 340 гектарга якын мәйдан бар. Полигоннарның күбесе Башкортстан Республикасында, Самара һәм Түбән Новгород өлкәсендә тупланган.
А. Шаталов, регионда икенчел җитештерүнең акрын темплар белән баруына хафасын белдерде.Бүгенгә кадәр утильләштерелгән калдыкларның күләме 660 мең тонна гына, диде ул,фикерен дәлилләп. Дөрес, Татарстанда нефть җитештерүдән калган тупланмаларны утильләштерү һәм эшкәртү өчен максатчан комплекслы программа эшләнгән. Департамент җитәкчесе җитештерү калдыклары тудырган проблеманы “ТРда нефть продуктлары калдыкларын утильләштерү” дип аталган программа үрнәгендә хәл итергә мөмкин булачак дип саный.
Анатолий Шаталов Идел буе федераль округының илдә төче суга иң бай урын икәнен дә билгеләп үтте. Ләкин хәзерге вакытта сулыклар да экологик проблемаларга дучар. Мисал өчен, 2013 елда гына да су объектларына 8 млрд. куб. м. чамасы җитештерү калдыклары агызылган.
Округта 30 млн. нан артык кеше яши, 100дән артык эре предприятие эшли һәм шул ук вакытта 8 млн. нан артык автотранспорт хәрәкәт итә. Билгеле, үз чиратында, бу атмосфераның шактый пычрануына китерә. Департамент җитәкчесе сүзләренчә, машиналар санының күп булуы аркасында, ел саен атмосферага 2,5 млн. т. зыянлы матдә чыга.
“Әлеге проблеманы автомобильләрне альтернатив ягулыкка, мәсәлән, табигый газга күчереп кенә хәл итәргә мөмкин”, - диде ул бу уңайдан чыгышында.