Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе Татарстан Республикасының төрле проектларда күптәнге һәм ышанычлы хезмәттәше. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РАНХиГС нигезендә үтүче Гайдар форумында катнашу кысаларында белдерде.
"Без академия белән күптәннән һәм актив рәвештә хезмәттәшлек итәбез, аерым алганда, биредә безнең белгечләр белем ала", - дип белдерде РАНХиГС рәсми сайтына биргән интервьюда Р.Миңнеханов.
Татарстан Президенты Татарстан һәм РАНХиГСның яңа уртак проекты турында искәртте - Казан атсында үткәрелгән җәйге кампус. "Җәйге кампус безнең республиканың үсеш концепциясенә һәм гомумән безнең илдә профессиональ кадрларны әзерләүгә бик тә туры килде ", дип ышанып әйтте Рөстәм Миңнеханов.
"Мин академия Россия мәгарифендә лаеклы урын алып тора, мөһим юнәлешләр ашыра дип уйлыйм. Һәм Гайдар форумы - шундый юнәлешләрнең берсе. Бу - без үзебез турында сөйли, яңа әйберләр белән таныша алырлык урын", - дип белдерде Татарстан Президенты.
"Мин безнең РАНХиГС белән яхшы мөнәсәбәтләр урнашуына шат, без академиянең һәр яңа башлангычына кушылырга әзер", - дип төгәлләде Рөстәм Миңнеханов.