Минтимер Шәймиев, Болгар һәм Зөяне яңадан торгызуда ярдәм күрсәткән өчен, Хәйриячеләр китабының IV томын тапшырды

2014 елның 17 гыйнвары, җомга
Бүген Казан Кремлендә “Яңарыш” республика фондының Хәйриячеләр китабының IV томын һәм Рәхмәт хатларын тапшыру тантанасы булды. Хәйриячеләргә бүләкләрне ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев тапшырды.

Чарада шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе урынбасары Әсгать Сәфәров, “Яңарыш” республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, Россиянең Париждагы ЮНЕСКО каршындагы даими вәкиллеге өлкән киңәшчесе Константин Волков һәм ТР мәдәният министры Айрат Сибагәтуллин катнашты.

Очрашу башында Минтимер Шәймиев соңгы елларда Болгар һәм Зөяне яңадан торгызу буенча эшчәнлеккә кыскача йомгак ясады. Ул билгеләп үткәнчә, барлык уйланылган эшләр уңышлы тормышка ашырыла. Реставрация, консервация һәм башка эшләр, археологик казу эшләре алып барыла. “Без эшләү процессында камилләшәбез, бу мөһим, без изге урыннарны яңадан торгызганда күп нәрсәләр белән беренче тапкыр очрашабыз бит”, - диде М.Шәймиев.

ТР Дәүләт Киңәшчесе хәйриячеләрнең әһәмиятле ролен билгеләп үтте, республикада алар ярдәмендә “Яңарыш” проекты тормышка ашырыла. Аларның исемнәре традицион рәвештә Хәйриячеләр китабына кертелә. Тулаем алганда, 2011 нче елдан алып, китапның 4 томына 30 мең хәйрияченең исеме кертелгән. Кайберләре барлык томнарга да кергән. Хәйриячеләрнең өчтән бере үз акчаларын “Яңарыш” фондына ике һәм аннан күбрәк тапкыр керткән. IV томга гражданнарның, оешмаларның һәм предприятиеләрнең исемнәре – барлыгы 8 мең хәйрияче кергән.

“Булган гомуми ярдәм сүрелми, бу бик тә мөһим”, - дип билгеләде Минтимер Шәймиев. Аның сүзләренчә, бу елларда Болгар һәм Зөядә барлык кирәкле инфраструктура булдырылган, изге урыннарны торгызу һәм саклау өчен, күп эш эшләнгән, яңа зур объектлар төзелгән.

Болгар турында сөйләгәндә, ТР Дәүләт Киңәшчесе билгеләп үткәнчә, Елга вокзалын төзү буенча зур эш башкарылган, шул уңайдан ул әлеге объектның иганәчеләренә рәхмәт белдерде. Хәзерге вакытта “Габдрахман коесы” комплексын реконструкцияләү буенча эш алып барыла. Болгарда тарихи урыннан читтәрәк, корбан чалу өчен, урын бүлеп бирү планлаштырыла. Шулай ук ул ЮНЕСКО тарафыннан Болгарның универсаль кыйммәтеның танылуын искәртеп үтте.

“Объектларда эш дәвам ителә. Ак мәчет эшли. Без барысын да кешеләр өчен, ихлас күңелдән эшләргә кирәклеге турында сөйлибез бит, һәм без барысын да эшлибез. Хәзер төрле һава шартларында кешеләргә намаз уку урыны бар, һәм алар моның өчен рәхмәтле”, - диде М.Шәймиев.

Зөядә дә соборларда фрескаларны һәм дивардагы рәсемнәрне ңадан торгызу буенча күп эш башкарыла. Сергиев чиркәвендә зур эш башкарылган. Агымдагы елда монда изге Сергей Радонежскийның 700 еллыгы билгеләп үтелер, дип көтелә. Иганәчеләр ярдәмендә Троицкий, Надвратный чиркәүләренең иконостасы яңартылган, “Всех скорбящих радость” соборында күп эш башкарылган һ.б.

“Без сезнең белән бергә бәһасез нәрсәләр эшлибез. Бүген мин барыбызны да мактарга гына әзер, без эшли беләбез. Тулаем алганда, без рухилык һәм аны торгызу белән шөгыльләнәбез, ул киләсе буынга тәэсир итәчәк”, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. Ул, изге урыннарны торгызуда ярдәм иткән өчен, барысына рәхмәт белдерде, соңыннан Хәйриячеләр китапларын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды. Хәйриячеләр арасында республиканың район башлыклары, социаль өлкә предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре, музей директорлары, иҗтимагый оешма һәм фонд җитәкчеләре, гаиләләр, шулай ук балалар бар.

“КАМАЗ-Мастер” командасы Хәйриячеләр китабының IV томына керде һәм Рәхмәт хатына лаек булды. Шулай ук хәйриячеләр арасында Лаеш балалар йорты балалары да бар, алар Болгар һәм Зөядә һәйкәлләрне яңадан торгызуга үз акчаларын күчергәннәр. Болгарның 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары да билгеләп үтелде, анда “Туристория” мәктәп бизнес-компаниясе эшли.

“Яңарыш” фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова очрашу ахырында билгеләп үткәнчә, Хәйриячеләр китабының V томына башлангыч бирелгән. Соңыннан аңа исемнәре беренче булып кертелгән кешеләр бүләкләнде.

Чара ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International