Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасын, шулай ук «КАМАЗ» ААҖ җитәкчелеген «Дакар-2014» раллидагы җиңүе белән котлады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты исеменнән «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин һәм команда әгъзалары адресына Хөкүмәт телеграммасы җибәрелде.
Исегезгә төшерәбез, «КАМАЗ-мастер» командасы 2014 елның 18 гыйнварында «Дакар» раллиында уникенче мәртәбә җиңү яулады.
«Хөрмәтле Сергей Анатольевич! Хөрмәтле Владимир Геннадьевич! Хөрмәтле «КАМАЗ-мастер» командасы әгъзалары! Татарстанлылар һәм шәхсән үз исемемнән «КАМАЗ- мастер» командасын һәм барлык камазлыларны «Дакар-2014» раллидагы җиңүләре белән котлыйм, - диелә телеграммада. – Быел узышу «озынрак та, биегрәк тә һәм кыенрак та» булуга карамастан, атаклы осталар командасы тагын бер кабат бөтендөньяга КАМАЗ мустангларының куәтен, спортчыларның һәм команданың планетаның иң катлаулы марафонында җиңүеп чыгуына үзләреннән зур өлеш керткән барлык кешеләрнең югары профессионализмын күрсәтте.
Бу бик зур рекорд –легендар «Дакар»да уникенче мәртәбә җиңү яулау! Андрей Каргинов экипажы бик шәп нәтиҗә күрсәтте һәм раллида җиңеп чыкты, данлыклы «КАМАЗ-мастер» осталары гомуми зачетта өченче, дүртенче, бишенче урыннарны алды! Барыгызга да хезмәтегез өчен рәхмәт һәм сезгә, гаиләләрегезгә чын күңелемнән нык сәламәтлек, бәхетле тормыш телим. КАМАЗ, Татарстан һәм Россия данын яклауда яңа матур җиңүләргә ирешегез!
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов».