Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Быел Иннополис һәм “Смарт Сити Казан” төзелешенә 14 млрд. сум акча тоту планлаштырыла
2014 елның 21 гыйнвары, сишәмбе
Иннополис объектлары төзелешенә 2014 нче елда якынча 13 милилард сум акча каралган. “Смарт Сити Казан” төзелеше мәйданында башкарылучы проект эшләренә 1 миллиард сум тирәсе акчаны үзләштерү күздә тотыла. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта журналистларга ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Министр сүзләренә караганда, быел республиканың Югары Ослан районында урнашачак яңа Иннополис шәһәре территориясендә 16 торак йорт, 40 мең кв. м. мәйданга ия технопарк, IT-университет биналары комплексы (уку, тикшеренүләр уздыру, торак, спорт корпуслары), транспорт һәм инженерлык инфраструктурасының күп санлы объектларын төзү планлаштырыла. Быел Иннополис территориясендә 200 мең кв.м га якын күчемсез милек файдалануга тапшырылыр һәм Иннополис үзендә яшәргә килүчеләрнең беренчеләрен 2014 нче ел азагында ук каршы алыр, дип фаразлана.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, шәһәрдә 23 километрга сузылган су белән тәэминат челтәре, шулай ук су алу җайланмасы, заманча чистарту корылмалары төзелеше көтелә. Моннан тыш, шәһәрне җылылык, электр энергиясе, явым-төшем канализацияләре белән тәэмин итәргә кирәк, ди министр. Аның әйтүенчә, боларның һәммәсен эшләр өчен генераль план эшләнгән.
Ирек Фәйзуллин Лаеш районында тормышка ашырылучы “Смарт Сити Казан” проектына кагылышлы яңалыклар белән дә таныштырды. Министр 2014-2015 нче елларда бу территориядә актив рәвештә төзелеш эшләре алып барылачагы турында хәбәр итте. Быел исә инвестиция мәйданчыкларын кирәкле инженерлык һәм транспорт инфраструктурасы белән тәэмин итү – төп бурыч. “Инженерлык инфраструктурасы белән тәэминат федераль һәм республика казналарыннан финансланачак”, - дип билгеләп үтте министр.
Искәртеп узабыз, 2013 нче елның октябрендә “Смарт Сити” территориясендә объектлар төзү буенча берничә чит ил инвесторы белән килешүләр имзаланган иде. Аларның 2015 нче елның өченче кварталында файдалануга тапшыру ниятләнә.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз