“Быел безнең алда зур җаваплылык булды, чөнки без үзебезнең чыгышыбыз белән спорт олимпия сезонын ачтык. Һәм без 12 нче тапкыр “Дакар” “алтынын” Россиягә алып кайтуыбыз белән бәхетле”,- дип белдерде команда җитәкчесе Владимир Чагин.
“Дакар-2014” тә Андрей Каргинов экипажы җиңүче булды. Өченче, дүртенче һәм бишенче урыннар шулай “Камазлылар”ның Эдуард Николаев, Дмитрий Сотников һәм Антон Шибалов экипажларына бирелде.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.